Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Зур үзгәрешләр: яңа классларда – яңа белем

Быел шәһәрнең дүрт мәктәбе капиталь төзекләндереләчәк. Шуларның икесе хәзерге вакытта авария хәлендә. Мәктәпләрнең язмышы турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов белән безнең хәбәрчебез аралашты.

- 7 нче мәктәп бинасының начар булуы беркемгә дә сер түгел. Башка бинага күчү мәсьәләсе ничек булса да хәл ителәчәкме?

- Шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов, коррекцион мәктәптә укучыларның нинди начар шартларда укуын истә тотып, аларны Нефтьчеләр проспектындагы элеккеге УПК бинасына күчерергә дигән карар кабул итте. Хәзерге вакытта монда ремонт эшләре бара. Төзекләндерү өчен 26 миллион сум сарыф ителде. Бу мәктәптә тулысынча җиһазландырылган спорт залы һәм спорт мәйданы бар. Мәктәп Алабуганың урта бер җирендә урнашканлыктан, монда иске һәм яңа шәһәрдән килеп йөрүе уңайлы булачак.

- Икенче татар гимназиясен дә күченү мәшәкатьләре көтәме?

- Гимназиядә уку нагрузкасы зур булу сәбәпле, ике сменада уку санитар таләпләргә туры килми. Шуңа күрә аларга Тойма урамындагы 800 квадрат метрлы тагын бер бина бирелде. Биредә хәзер капиталь төзекләндерү эшләре бара. Ремонт өчен 14 миллион сум акча бүленеп бирелде. Казан урамындагы төп бинада башлангыч сыйныф укучылары калачак. Моннан тыш биредә ике мәктәпалды группасы ачу планлаштырыла. Шул рәвешле без балалар бакчасына булган чиратларны да берникадәр киметүгә ирешәчәкбез.

135 укучыга исәпләнгән яңа мәктәпкә күчү - Танайка укучыларын да сөендерәчәк.

- Башка мәктәпләрдә ремонт эшләре булырмы?

- Өченче һәм бишенче мәктәпләрдә ремонт эшләре башланды. Шәһәр башлыгы күрсәтмәсе буенча, бишенче мәктәптә, шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр өчен чаңгы базасы ачылачак, барлык җиһазлар әзер. Әлеге базаны 1 сентябрьдә ачу күздә тотыла. Балалар бакчасын яңарту эшләре дә тукталып тормый. 12 нче "Кояшкай" балалар бакчасында аерым котельный төзелде. Хәзер монда һәрвакыт җылылык һәм кайнар су бар. Бинаның тышкы ягы да тәртипкә китерелде.

- Икенче мәктәптә ясалган ремонт эшләренә зарланып язган хатлар күп килә. Моны ничек аңлатасыз?

- Мәктәпкә килегез, иркен, якты коридорлардан үтегез, кабинетларга керегез. Укучылар, укытучылар белән аралашыгыз. Бу мәктәптәге яңа җиһазларга карап көнләшергә була. Минем сүзләремә ышанмаучыларны быел ремонтлаган мәктәпләрнең теләсә-кайсына: Морт, Юраш авылларындагы урта мәктәпләргә, Алабуганың икенче мәктәбенә килергә чакырам. Килегез, күрегез, элеккеләре белән чагыштырып карагыз!

- Ни өчен ремонт барлык мәктәпләргә дә ясалмый?

- Республика программасы буенча капиталь ремонт эшләре 30 ел элек җиткерелгән мәктәпләрдә генә үткәрелә. Быел әлеге программа буенча средстволар 3 нче һәм 5 нче мәктәпләргә бирелде. Киләсе елда 6 нчы мәктәпне төзекләндерү планлаштырыла. Соңыннан 1 нче, 8 нче, 9 нчы, 10 нчы һәм авыл мәктәпләренә ремонт ясалачак.

- Шәһәрдә балалар бакчасы җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Әлеге вәзгыятьне ничек аңлатасыз?

- Балалар бакчасын төзүгә юнәлгән "Бәләкәч" республика программасы балалар бакчасын 3 һәм 7 яшькә кадәр балалар күп булган районнарда җиткерүне күздә тота. Алабугада ул яшьтәге сабыйлар балалар бакчасына чиратта тормый. Бездә 1,5-3 яшькәчә балаларга урын юк. Шәһәр җитәкчеләре мәсьәләне чишү мөмкинлеген тикшерә. Мәсәлән, Танайка авылында өстәмә группа ачылды, көзгә тагын бер төркем ачылачак. 2 нче гимназиядә дә мәктәпкәчә балаларны кабул итәчәкләр. Элек 32 нче "Садко" балалар бакчасы булган, ә хәзер мәгариф идарәсе урнашкан бинаны төзекләндерү өчен акча бүлеп бирү мәсьәләсе дә шәһәр башлыгы контролендә. Яңарту һәм җиһазландыру өчен 24 миллион сум акча таләп ителә. Шәһәр бюджетында мондый финанс мөмкинлекләр юк, шуңа күрә республика казнасыннан акча бүлеп бирү турында килешүләр алып барыла. "Урман аланы" микрорайонында 82 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзүгә 0,6 га җир бүленеп бирелде. Хәзерге вакытта инженерлык челтәрләре үткәрү өчен смета проекты документациясенә шәһәр бюджетыннан 1,2 миллион сум бүлеп бирелде.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев