Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

2023 елда Алабугада малайлар күбрәк туган

Барлыгы узган елда 725 бала дөньяга килгән.

Узган ел Алабуга районында 725 бала туган (чагыштыру өчен: 2022 елда бездә 755 сабый дөньяга килгән).

Яңа туган балаларның күпчелеге — малайлар. Статистика белән шәһәр планеркасында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Римма Буланова таныштырды. «Тууны теркәү статистикасын анализлау күрсәткәнчә, иң күп бала — 86 процент — законлы никахта булган ата-аналарда туган. Яңа туган сабыйларның гомуми саныннан 5 проценты — ялгыз ана статусына ия», — дип сөйләде җитәкче. Быелгы яңа туган сабыйларның 34 проценты — гаиләдә беренче балалар, 33 проценты — икенче балалар, 25 проценты — өченче, 8 проценты — дүртенче һәм аннан күбрәк.

«2023 елда 918 үлем акты төзелгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 1,6 процентка кимрәк. Вафат булучыларның 58 проценты — ирләр, 42 проценты — хатын-кызлар», — дип дәвам итте җитәкче.

Барлыгы 497 никах теркәлгән, мобилизацияләнгәннәр катнашындагы никахлар тизләтелгән тәртиптә теркәлә. Узган ел 43 хәрби хезмәткәр сөеклеләре белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Моннан тыш, узган елда 336 ир белән хатын аерылышу турында карар кабул иткән. Узган елда гаилә тормышының алтын, зөбәрҗәт, бриллиант, тимер юбилейларын тантаналы рәвештә билгеләп үткән 23 гаилә парын аларга үрнәк итеп китерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев