50 ел бергә тормыш иткән Әмирхановлар: «Олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк буласың»
Гаиләдә алар бер-берсенә олы терәк, сөекле ир белән хатын, дүрт балаларына үрнәк әни һәм әти, алты оныкларына яраткан әби һәм бабай.
Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яратып, бер-берсе турында кайгыртучы кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше үзенең гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.
Гаилә дигәч, күз алдыма әти-әнием һәм туганнарым килә. Әнием, әтием! Нинди җылы сүзләр.
Әтием Мәҗит Фәзрахман улы Әмирханов 1949 елның 2 гыйнварында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәпнең 8 нче сыйныфын тәмамлап, Алабугада тракторист-механизатор белгечлеген алып, туган авылы Дөм-Дөмгә эшкә кайта. Бәхетен читтән эзләп интекми ул, туган авылында төпләнеп кала. Үзенең бәхетен кара җирдән, туган авылы кырларыннан, газиз туфрагыннан таба. Яшь егетне колач җәеп каршы алалар. Әтиемә «егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль бик килешә. Хезмәт юлы иске Т-40 тракторында башланып китә. Тора-бара җитәкчеләр аның хезмәтен күреп, югары бәяләп, яңа гына кайткан К-700 тракторын тапшыра. Күңелендә үз-үзенә ышаныч, туган җирендә мул игеннәр үстерү теләге алга әйди яшь егетне. Шул көннән башлап, К-700 тракторы белән миллионлаган буразналар сыза, иксез-чиксез күләмдә иген бөртекләре үстерүгә үз өлешен кертә. Иртә яздан кара көзгә кадәр басу-кырларны иңләсә, кышын юл ачуда, салам тарттыруда, ашлама ташуда катнаша. Эшләү барышында юлда ватылып калган вакытлары да була. Техниканы биш бармагы кебек белгән, тоемлаган Мәҗит анда да югалып калмый. Соңрак ЮМЗ тракторында, янгын сүндерү машинасында хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та ындыр табагына эшкә ашыга.
Фидакарь хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсендә Мәҗит Әмирханов 6 тапкыр район батыры булып кала, социалистик ярышларда җиңеп чыга, грамоталар, мактау кәгазьләренә ия була, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә, «Коммунистик хезмәт герое» дигән исем бирелә, «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырыла.
Әнием Рәхилә Шәкерт кызы Зәй районы Куш Елга авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлау белән ул Минзәлә педучилищесына укырга керә, юллама буенча Дөм-Дөм авылына эшкә җибәрелә. Читтән торып Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Тырыш, акыллы, максатчан кызны биредә яратып кабул итәләр.
Уку гыйлеменең иң тәүге баскычы — башлангыч сыйныфлар. Бу чорда укучылар дөньяны, тормышны танып-белергә өйрәнә. Монда башлангыч класс укытучысының роле зур. Бәләкәчләр өчен ул тәрбияче дә, әни дә, белем иленә алып керүче дә. Рәхилә Шәкерт кызы бар гомерен башлангыч сыйныф укучылары белән эшләүгә багышлый. Күпме баланы гыйлем баскычларына күтәргән ул?! Бүген ул укыткан укучылар илебезнең төрле почмакларында эшли һәм яши, шулай ук беренче укытучыларын да онытмый, һәрвакыт хәл белеп, кирәк вакытта ярдәмләшеп тә торалар. Һәр укучысы үз баласыдай якын һәм аның күңел түрендә саклана. Тырыш, сәләтле укытучының фидакарь хезмәтен дәүләтебез дә лаеклы бәяләгән: күп төрле грамоталар, Рәхмәт хатлары бирелгән, Мәгариф отличнигы дигән мактаулы исеме дә бар аның.
Гаилә бәхете балаларда диләр. Әйе, гаиләдә без дүртәү: 3 кыз, 1 малай. Югары белем алып, тормыш юлын дөрес сайлап, һәр эшне җиренә җиткереп башкару да әти-әнинең тәрбия нәтиҗәсе. Алар алдында без мәңге бурычлы.
Менә шулай эш белән гомер еллары алга аккан да аккан. Шушы бергә узган гомернең алар өчен һәр мизгеле кадерле, якын. Артка борылып карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә сынаулар аша үтелмәгән?! 50 ел вакыт узса да, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерә.
— Эш, гаилә, балалар үстерү, шатлыклы да, кыен да булган мизгелләре белән гомернең узганы да сизелми. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың. Һәр аткан таңыбызга Аллаһыга шөкер әйтеп, тазалык сорап яшибез, — ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган Әмирхановлар.
Бүген алар икесе дә лаеклы ялда, әмма кул кушырып утырмыйлар, тырышып, матур итеп дөнья көтәләр. Йорт-тирәләренең төзеклеге, күркәмлеге биредә уңган хуҗалар яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Утар тутырып мал-туар, кош-корт тәрбиялиләр. Бакча алдында күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра, төрле-төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Җимешләрдән эшләнгән кайнатмалар, яшелчәләрдән тозланган, маринадланган ризыклар белән баз тула.
Алардан кунак та өзелми. Авылдашлары, туганнары белән аралашып, дус яшиләр. Шундый кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән аралашып яшәве рәхәт тә, күңелле дә, күрәсең. Әти-әниебезнең һәрвакыт шулай матур, сәламәт булуларын телибез. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта, гаилә учагының җылысын тоеп, бәхетле яшәргә язсын. Халык телендә әйтелгәнчә, чиләгенә күрә капкачы. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Гаиләдә алар бер-берсенә олы терәк, сөекле ир белән хатын, дүрт балаларына үрнәк әни һәм әти, алты оныкларына яраткан әби һәм бабай. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын аларны, хәерле гомерләрен бирсен, дигән теләктә кала барлык балалары һәм туганнары.
Рузия ГАЙНАНОВА
Морт авылы
ФОТО: Шәхси архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев