Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары гаилә кыйммәтләре турында әңгәмәдә катнашты

Очрашуга Җәмигъ мәчетенең ислам фәннәре укытучысы Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин һәм Алабуга районы благочинные Кирилл Забавнов чакырылган.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең югары курсларда укучы студентлары өчен «Гаилә кыйммәтләре — дөньяны саклап калу юлы» темасына әңгәмә оештырылды, дип хәбәр итә Алабуга мөхтәсибәтенең мабугат хезмәте.

Студентлар белән очрашуга Җәмигъ мәчетенең ислам фәннәре укытучысы Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин һәм Алабуга районы благочинные Кирилл Забавнов чакырылган. Алар дөньядагы тынычлыкны, рухи тәрбияне, башка дин әһелләренә карата хөрмәтне, ана булуны, саф мәхәббәтне һәм тугрылыкны саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. 

Очрашу барышында кызлар-егетләр сораулар биргән, гаилә кыйммәтләренә заманча карашлары белән уртаклашкан. 

Үгет-нәсыйхәтләрдән тыш, Фәнзил хәзрәт уку йорты китапханәсенә 2 Коръән тапшырды, диелә хәбәрдә.

Фото: Алабуга мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев