Алабугада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» республика фестиваленең муниципаль этабы узды
Бу конкурсның беренче этабы гына иде. Җиңүчеләр 5 апрельдә узачак зона этабына үтте.
Алабугада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» республика фестиваленең муниципаль этабы узды. Катнашучылар үзләренең чыгышларында нәсел тарихы, гаилә традицияләре, реликвияләре, гаилә тормышының кызыклы фактлары турында сөйләргә тиеш иде.
Катнашучыларның берсе — Һадиуллиннар гаиләсе. Бу гаилә династиясенең гомуми педагогик стажы — 200 ел. Рашат Фоат улы һәм Айгөл Азат кызы да яшь буынга белем бирү юлын сайлаган. Алар үз үрнәкләрендә гаиләне һәм тамырларны кадерләргә өйрәтәләр, гаилә реликвияләрен һәм ата-бабалары турында истәлекләрне кадерләп саклыйлар. Мәсәлән, Рашат Фоатовичның әтисе Ислам Һадиуллин ясаган сәгать һәм скрипка, бүләкләр — Һадиуллиннар гаиләсенең иң кадерле истәлеге.
— Шәҗәрәне өйрәнү — борынгы бабаларыбыз блеән танышырга, аларның казанышлары, гореф-гадәтләре һәм гаилә кыйммәтләре турында белергә ярдәм итә. Бу үткәннәр белән тотрыклы бәйләнеш булдырырга булыша һәм үзеңне зур һәм көчле гаиләнең бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә. Моннан тыш, бу эш югалган яки ерак туганнарны ачыкларга булыша. Безнең белән дә шулай булды. Бәйгегә әзерләнгәндә, икенче бер конкурсант гаилә белән ерак туганнар булуыбызны ачыкладык, — ди Айгөл Һадиуллина.
Муниципаль этапта җиңү яулаган Зиннәтуллин-Вәлиевлар гаиләсе тарихы да кызыклы. Ринат Энуар улы һәм Венера Муллануровнаның ата-бабалары хәрбиләр, мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре булган. Бу гаилә дә кызыклы тарихи вакыйгаларны бөртекләп җыя, кадерләп саклый. Мисалга, аларның бер туганнары әсирлектә танылган татар шагыйре Муса Җәлил белән таныш булган.
— Шәҗәрәбезне белү безгә үзебезне һәм тамырларыбызны яхшырак аңларга, шулай ук бу мәгълүматны киләчәк буыннарга җиткерергә ярдәм итә. Нәсел агачын белү — үз-үзеңне танып белү һәм үстерүнең мөһим элементы булып тора. Гаилә тарихын өйрәнгәндә, безгә тәэсир ясаган язмышлар һәм гореф-гадәтләр белән танышабыз. Ата-бабаларыбыз турында булган мәгълүмат үз тормышыбызны аңлырак һәм максатчанрак төзергә ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, бу көнне катнашучылар үзләренең шәҗәрә агачларын күрсәтеп кенә калмадылар, үз гаилә традицияләре турында сөйләделәр, яраткан гаилә ризыкларын да тәкъдим иттеләр. Искәртеп узабыз, бу конкурсның беренче этабы гына иде. Җиңүчеләр 5 апрельдә узачак зона этабына үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев