Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Дөм-Дөмдә туып үскән Зирәк Кадыйрова: «Без гаиләдә биш бала идек»

Гаилә елы уңаеннан газетабызда «Рәхмәт хаты» проекты башланган иде. Бу язма — әлеге проект кысаларында килгән икенче Рәхмәт хаты.

Без икебез дә: мин — Юнысов Равил кызы Зирәк, иптәшем — Кадыйров Ясәви улы Раиф — Татар Дөм-Дөме авылы балалары. Авылны сагынып, менә инде 55 ел Казан шәһәрендә гомер кичерәбез. Ел саен, балаларыбызны, оныкларыбызны да үзебез белән алып, авылга кайтып, әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең һәм туганнарыбызның каберләрен тәртипкә китерә идек. Соңгы елларда гына сирәгрәк кайтыла, олыгайдык...

Әтием дә, Ясәви улы Равил Юнысов, 1924 елда Дөм-Дөм авылында туган. Аны 1942 елда 18 яшендә сугышка алганнар. Фронтка җибәргәнче Суслонгер станциясе янындагы урманнарда сугышка әзерләгәннәр, пулемётчы булырга өйрәткәннәр. Аның сөйләгәннәре буенча, анда туклану бик начар куелган булган. Шуңа күрә солдатлар сугышка тизрәк җибәрүләрен көтеп яшәгәннәр, фронтта яхшырак ашатырлар иде дип өметләнгәннәр. Ул 1943 елны Курск тирәсендә барган сугышларда каты яралана. Дошман пулясы кулларын, аягын яралый. Әтиемнең кулларында берничә җирдә пулялардан калган яра эзе — җөе бар иде. Ә уң аягында пулялар сөяккә туры килгән. Аягында гангрена башлангач, аягын госпитальдә башта тез астыннан, аннан соң икенче тапкыр боттан ук кискәннәр. Ул вакытта наркоз ясарга даруы да җитеп тә бетмәгәндер, бөтен җирдә дә булмагандыр да инде. «Операция алдыннан бер стакан аракы эчерттеләр дә ножовка белән кистеләр», — дип сөйли иде. Шундый операция узган кешеләрнең түземлекләрен күз алдына да китерерлек түгел. Аңа бит ул вакытта нибары 19 яшь булган. Юнысов Равил Ясәви улын Курск янында барган сугышларда күрсәткән батырлыклыры өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр.

Сугыштан аягын югалтып кайткач, әтием Юраш авылыннан Газизулла кызы Нурлыһөдә белән тормыш корып җибәрә. Әтием, нинди эштә эшләсә дә, эшен намус белән башкарган. Авылыбызда сөт җыю пункты эшләгән һәм әтием, безнеңчә гади итеп әйтсәк, аның «хуҗасы» булган, әнием дә шунда эшләгән. Авылдашлардан җыелган сөттән брынза, казеин, сөт өсте ясап, Алабугага озатканнар.

Мин беренче сыйныфка укырга кергәндә, Азат абыем өченче сыйныфта укый иде. Беренче укытучыбыз Елизавета Семёновна Морозова ике классны бергә укытты. Шул елда безнең гаиләгә Иске Күклек авылына күчеп китәргә туры килде. Әти эшләгән сөт җыеп эшкәртү пунктын бөтен җиһазлары белән Иске Күклек (Старый Куклюк) авылына күчерделәр. Бу авылда әни белән әти эшләгән җирне халык үзләренчә «молокозавод» дип атый иде. Без — балалар тиз арада мари телендә сөйләшә башладык. Мин бәйрәм көннәрендә марийча җырлый, биергә ярата идем. Миңа авыл кешеләре яратып, үзләренчә якын итеп, «мари кызы» дип эндәшәләр иде. Без анда яшәгәндә Никита Хрущёвның радиодан: «1980 елда без коммунизмда яшәрбез», — дип сөйләгәне истә калган. Мин сабый акылым белән «аңа кадәр яши алмам» дип уйлый идем. Мин сигезенче сыйныфны абый белән Күклектә рус мәктәбендә бетердем.

Соңгы вакытта әтием авылыбыз Дөм-Дөмдә киномеханик булып эшләде. Алабуга кинопрокатының Мактау грамотасына лаек булган иде. Әтием 1982 елда дөнья куйды, урыны оҗмахта булсын. Аңа бары тик 58 яшь иде...

Әнием Нурлыһөдә әтинең уң кулы булды, һәрвакыт ярдәмчел иде: өйдә дә, эштә дә. Әтием кино күрсәтсә, әнием клубта кинога керергә билет сатты. Кино беткәнче, эштән, ягъни клубтан бергә кайтырга әтиемне көтә иде, алар гел бергә булдылар. Әнием Нурлыһөдә әтиемнән соң җиде ел яшәде. Туган авылыбызда кече энебез Ринат белән төп йортта тордылар.

Без гаиләдә биш бала идек. Азат абыем биш ел Германиядә армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Ленинградта Эчке эшләр министрлыгының югары сәяси училищесын (высшее политическое училище МВД) тәмамлады. 25 ел хезмәт итеп, майор дәрәҗәсендә пенсиягә чыкты. Ике улы да Чиләбе өлкәсендә хезмәт иттеләр, икесе дә полиция майорлары. Хәзер шәһәр структурасында эшлиләр. Абыйның оныклары үсә. Хәзер инде Азат абыем да, энеләрем Рафаэль белән Ринат та безнең арабызда юклар. Биш баладан без икәү калдык. Сеңлем Равилә Казан шәһәрендә яши, лаеклы ялда. Аның өч баласы бар, оныклары үсәләр.

Мин, Равил кызы Зирәк, мәктәптән соң белем алырга Алабугага юл тоттым, культура-агарту училищесына укырга кердем, аны уңышлы гына тәмамладым. Олы Шүрнәк авылында клуб мөдире булып эшләдем. Кияүгә чыкканнан соң тормыш һәм хезмәт юлым Казан шәһәре белән бәйле булды. 

Мин әтием Равил Ясәви улына, әнием Нурлыһөдә Газизулла кызына бик рәхмәтлемен. Иңгә иң куеп, алар тормыш сукмагыннан 37 ел бергә атладылар. Аларның бүген горурланырлык оныклары, оныкчыклары бар. Рәхмәт әйтәм, чөнки минем сокланырлык дәвамчыларымда әти-әниемнең дә каны ага. Әти-әнием, туганнарым Азат абыем, энеләрем Рафаэль, Ринат — мин сезне сагынып искә алам, догаларымнан калдырмыйм.

Зирәк КАДЫЙРОВА
26.03.2024
Казан шәһәре

  • Редакциядән: 2024 ел — илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә — кеше тормышында иң мөһим, иң кадерле төшенчәләрнең берсе. Без әти-әниләребезгә тормыш биргәннәре, үстереп кеше иткәннәре өчен гомеребез бу рәхмәтле булачакбыз. Гаилә елы уңаеннан газетабызда «Рәхмәт хаты» проекты башланган иде. Бу язма — әлеге проект кысаларында килгән икенче Рәхмәт хаты. Кадерле укучыларыбыз! Сезне дә әлеге җылы проектка кушылырга чакырабыз. Әти-әниләрегез турында җылы сүзләрегезне, истәлек-рәхмәтләрегезне язып безгә җибәрегез. Рәхмәтләребез аларга дога булып барсын, күңелләрен җылытсын. Хатларны new-kama@bk.ru электрон почтасына җибәрергә, яки 8-903-319-25-74 телефонына ватсап аша юлларга була.

Фотолар авторның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев