Газизә һәм Ясәви Кадыйровлар: Татар Дөм-Дөме авылының тырыш, эшчән гаиләсе
Гаилә елы уңаеннан газетабызда «Рәхмәт хаты» проекты башланган иде. Бу язма — әлеге проект кысаларында килгән өченче Рәхмәт хаты.
Без икебез дә: мин — Юнысов Равил кызы Зирәк, иптәшем — Кадыйров Ясәви улы Раиф — Татар Дөм-Дөме авылы балалары. Авылны сагынып, менә инде 55 ел Казан шәһәрендә гомер кичерәбез. Каникулда болында күмәк хуҗалыкка бергә печән чапкан вакытларны бик еш искә төшерәбез, гөлҗимеш, бөрлегән, балан җыеп йөрүләрне сагынабыз. Кайчак авылыбызның кайсы урамында кем яшәгәнен искә төшереп утырабыз.
Иптәшем Раифнең гаиләсе — авылда тырыш, эшчән, хөрмәтле гаилә. Алар гаиләдә алты бала иделәр. Кайнатам Кадыйров Ясәви — сугыш ветераны. Сугышка чаклы Донбасс, Пермь шахталарында күмер чапкан. Сугыш башлангач, кайнатам Гатаулла кызы Газизәне ике бала — Мәдинә апа һәм яшь ярымлык Барый абый белән Уралдан авылга кайтарып җибәргән. Үзен сугышка алганнар. Ленинград тирәсендә барган сугышларда яраланган, камалышта калган. Чолганыштан авырлыклар белән чыккач, госпитальдә «Сугышчан казанышлар өчен» («За боевые заслуги») медале белән бүләкләнгән.
Сугыш юлларын үтеп, Җиңү көнен Болгария җирендә каршылаган. Сугыштан соң да кайнатам Ясәви үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкарган: күп еллар күмәк хуҗалыкта агротехник булып эшләде, соңгы елларда авылыбызга почта ташып, авылдашларга өләште. Почтаны көзге яңгырда да, кышкы салкын буранлы көндә дә Морттан ат белән барып ала иде. Кайнатам Ясәви 1986 елда, кайнанам Газизә 1994 елда арабыздан киттеләр. Алар үзләренең гаилә сукмагыннан янәшә 51 ел бергә атладылар.
Ясәви кызы Мәдинә апа, авылда җидееллык мәктәп тәмамлагач, гаиләдә иң өлкән бала булганлыктан, әти-әнисенә ярдәм итү йөзеннән, күмәк хуҗалык фермасына эшкә керә. Бозаулар карый, сыерлар сава. Авылыбыз егетенә тормышка чыккач, ире Галәви белән шахтага эшкә китәләр. Ире шахта стажын тутыргач, авылга торырга кайттылар. Хәзер инде уллары Рафисның да малайлары үсеп җитте, оныклары бар.
Барый абый, Алабуга пединститутын тәмамлагач, үз һөнәренә тугры калып, мәктәптә, аннан соң пенсиягә чыкканчы үзе белем алган югары уку йортында укытучы булып эшләде. Ясәви улы Барыйны белгән кешеләр әле хәзер дә аның турында сокланып сөйлиләр, сагынып искә алалар. Иптәше белән өч малай үстерделәр. Беренче уллары, кызганыч, фаҗигале рәвештә бу дөньядан китте. Хәзер инде Барый абыйның дәвамы булып, оныклары үсә.
Ясәви кызы Раузилә тормыш иптәше Хәниф белән Свердловск өлкәсендә яшәделәр. Соңгы вакытта икесе дә бер заводта эшләп, лаеклы ялга чыктылар. 2021 елда Раузилә дә ялгыз калды, бүгенге көндә ике баласының гаиләсенә, оныкларына куанып яши.
Иптәшемнең энесе Ясәви улы Равил Казанның Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Авылның күмәк хуҗалыгында баш инженер булып эшләде. Алабугада «Авыл хуҗалыгы техникасы» оешмасында төрле җитәкче вазифалар башкарды. Соңгы елларда, лаеклы ялга киткәнче, Алабуга авыл хуҗалыгы көллиятендә укытучы булып эшләде. Өч баласы бар, оныклары үсә.
Иптәшем Раиф, 1964 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, авиация моторлар төзү бюросына эшкә керә (ул вакытта КПБМ, хәзерге көндә «Авиамотор» исемен йөртә). Ул шушы предприятиедә 40 ел эшләде: инженер-технолог булып эшли башлап, лаеклы ялга киткәндә баш инженер вазифасын башкара иде инде. Ул — «Хезмәт ветераны» һәм «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе».
Мин Равил кызы Зирәк, Раиф белән өйләнешкәндә, Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, Шүрнәк авылында клуб мөдире булып эшли идем. Без гаиләбезгә гомер итү өчен Казан шәһәрен сайладык. Үзебезгә лаек булырлык ике бала үстердек. Урта мәктәптә "4"ле һәм "5«ле билгеләренә генә укып, икесе дә музыка мәктәбендә белем алдылар. Улыбыз Рөстәм виолончель, кызыбыз Гүзәл фортепиано классында укыдылар. Улыбыз Рөстәм 1994 елда Казан авиация институтын тәмамлагач, милиция бүлегенә эшкә керде. Шул системада хезмәт итә башлагач, икенче югары белем алды. Читтән торып, Эчке эшләр министрлыгының юридик институтын тәмамлады.
Болганчык елларда ярты ел Чечня республикасында командировкада булды. Күп еллар Эчке эшләр министрлыгы системасында төрле органнарда хезмәт итеп, полиция полковнигы дәрәҗәсендә пенсиягә чыкты. Хәзерге вакытта республикабызның Министрлар кабинеты аппаратында бүлек мөдире булып эшли. Күп хөкүмәт бүләкләренә ия: «Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗә орден» медале, «Җәмәгать тәртибен саклауда аерылып торганы өчен» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «ТР Эчке эшләр бүлегенең атказанган хезмәткәре» һәм «ТР Атказанган юристы» мактаулы исемнәре һ.б. Тормыш иптәше Эльвира күп еллар теш врачы булып эшли. Үз эшенең зур белгече, ихтирамлы. Ике бала үстерделәр. Кызлары Динә мединститут бетереп, табиб булып эшли. Уллары Марсель Казан университетында укый.
Кызыбыз Гүзәл Казан университетын тәмамлаганнан соң, эшли башлагач, читтән торып, Казан кооператив институтын бетерде. «Татэнерго» системасында хезмәт куя. Кызы Римма да университетта белем алды, хәзер эшли. Икенче кызы Әминә, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан университетында укый.
Ә мин йортыбызның терәге булырга тырыштым. Балаларның укуларына җайлашырлык булсын дип, балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым. Читтән торып, Казан педагогия училищесын тәмамладым. Беренче оныгыбыз Динә тугач, киленебез Эльвирага медицина институтында укып бетерергә мөмкинлек бирү өчен эшемнән киттем. Өч ел ярым оныгыбызны үстерешергә ярдәм иттем. Яңадан эшкә кердем, иптәшем эшләгән «Авиамотор» библиотекасында эшләдем. Шуннан пенсиягә чыктым.
Без хәзер балаларыбызның, оныкларыбызның уңышларына сөенеп, дөньялар, илләребез тыныч, бар туганнарыбыз да сау-сәламәт, бәхетле булсыннар иде дигән теләктә яшибез. Быел җәйгә безнең гаилә коруыбызга 55 ел була. Бүгенге тормышыбыздан бик канәгать. Озак еллар пар канатлы булып гомер итү — үзе зур бәхет бит ул. Мин бүген кайнатам Ясәвигә һәм кайнанам Газизәгә минем җанымның яртысы булган иң чибәр һәм акыллы кешем — Раиф өчен рәхмәтле. Безнең өчен рухыгыз шат булсын, якыннарыбыз.
Зирәк КАДЫЙРОВА
КазанФотолар авторның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев