Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Илгизә Самат кызы Гәрәева: «Мин балаларым өчен яшәдем»

Гаилә елына багышланган «Рәхмәт хатым» проектына килгән тагын бер хат белән таныштырабыз.

Гаилә бердәмлеге, гаилә татулыгы, гаиләдәге дуслык — кеше тормышындагы иң кыйммәтле төшенчәләр. Үзең гаиләле булганнан соң, бу гади төшенчәләрнең асылына ныграк та төшенәсең. Сүзем безнең гаиләне бер йодрык итеп туплап торучы һәм матур яз аенда туган көнен билгеләп үтүче әнием турында.

Әнием Илгизә Самат кызы Гәрәева 1960 елның язында Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туа. Алар игезәк булып туалар: Илгиз һәм Илгизә, ләкин туганы кыска гомерле була, авырый һәм тугыз ай гына яши.

Әбиемнең гаилә тормышы да, кызганычка, кыска гомерле була. Дәү әбием, авыр югалтудан соң озак та тормый, сәбәпләре булгандыр инде, кызы Минҗинанны һәм оныгы Илгизәне үзләренә алып кайтып китә. Кечкенә матур кыз Илгизәне әбиемнең энеләре бик яратып кабул итәләр. Барысы бергә бер түбә астында яшиләр. Касыйм абыйсы өйләнгәннән соң, әнием аларның олы кызлары кебек үсә. Ул үзе дә җиңгәсенә якын итеп үзләренчә «апай» дип эндәшә, абыйсының өч баласы аны да «апай», ә әбине «зур апай» дип якын итәләр. Әнием абыйсының аны ат арбасына утыртып йөрткәннәрен сагынып сөйли һәм абыйсы янында ул үзен әтисез итеп тоймый. Әнием, барысын да сөендереп, мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый һәм сигезьеллык мәктәпне "бишле«гә тәмамлый. Тизрәк һөнәрле булып, әнисенә, туганнарына ярдәм итәсе килә һәм ул Минзәлә педучилищесына укырга керә, анда да сынатмый, дүрт ел белем алу нәтиҗәсе: уку йортыннан кызыл диплом алып чыга. Алып чыга дип әйтү дә дөрес булмас, шул ук елны Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына читтән торып укырга керә һәм шуңа күрә үзе укыган мәктәпкә, үзен укыткан укытучылар янына дипломның күчермәсе белән генә кайта. Аны туган мәктәбендә бик җылы каршы алалар, башлангыч сыйныфларны укыта, балалар белән дә уртак тел таба. Туган авылында мәхәббәтен дә очрата, очрата дип әйтү дә дөрес булмас, әтиебез Илдар әниемнең сыйныфташы була. Гаилә шатлыгын арттырып, без өч бала: Илнар, Илгиз, Гөлназ дөньяга килгәнбез.

Алабуга шәһәрендә зур төзелешләр башлангач, әтиебез Алабуга автомобиль заводына эшкә китә. Яңа йорттан ике бүлмәле фатирга ачкыч алганнан соң, безнең гаиләбез бөтенләйгә Алабугага күченеп килә. Минем белән декрет ялыннан соң әнием шәһәрдә иң беренче булып ачылган 34 нче «Салават күпере» татар балалар бакчасына эшкә керә, бу 1992 елның башы була һәм, үзе сайлаган һөнәргә тугры калып, лаеклы ялга киткәнче, ялга чыкканнан соң да әле тагын өч ел тәрбияче булып эшли. Тәрбияче мактаулы һөнәрләрнең берсе булса да, аның никадәр катлаулы һәм җаваплы һөнәр булуын балалар бакчасында эшләүчеләр белә. Әнием өйдә дә бик еш төркем балалары турында, аларның сорау-җаваплары, кызык гамәлләре турында сөйли, борчыла, бәйрәмгә сценарийлар язу, шөгыльгә әзерләнү өчен әсбапларын күтәреп кайта, алар белән утыра иде. Илгиз абыем белән мин әнием эшләгән балалар бакчасына йөрдек.

Безнең гаиләбез 4 микрорайоннан фатир алганнан соң да, ул үзенең эш урынын үзгәртмәде. Шәһәребездә балалар бакчаларының иртәнге җиденче яртыдан кичке җиденче яртыга кадәр эшләвен исәпкә алсак, эшкә йөрү дә җиңелләрдән булмагандыр. Гаиләбез авыр сынау аша да узды: фаҗигале үлем әтиебезне безнең арадан алып китте. Әнием 40 яшьтә өч бала белән тол калды. Кайгы үзе генә йөрми диюләре дә хактыр. Авылда Минҗинан әбиебез зиһене чуалып авырый башлый, әнием аны авылдан Алабугага үзебезгә алып килде, чөнки ул — Минҗинан әбиемнең бердәнбер кызы. Әбием соңгы көннәренә кадәр караулы һәм тәрбиядә булды. Шул елларда ике абыем да бер-бер артлы армия сафларына алындылар, әнием алар өчен дә борчылып хәбәрләрен көтте, горурланып, хатлар язды. Бу авыр елларны искә алып, ул: «Мин балаларым өчен яшәдем. Миңа балаларым һәм эшем көч бирде. Хезмәттәшләрем беркайчан да читкә какмадылар», — ди.

Авырлыкларга бирешмичә, тырышып эшләвен күреп, балалар бакчасында әниемә логопед төркемендә эшләргә тәкъдим итәләр. Ул ризалаша һәм бу төркемнең алыштыргысыз тәрбиячесенә әверелә. Логопед төркеменә аваз һәм сөйләм теле кимчелеге булган балалар туплана, алар белән эшләү зур осталык һәм тәҗрибә таләп итә. Эшенең нәтиҗәсе буларак, Мактау кәгазьләре арасында балалар бакчасыннан, мәгариф идарәсеннән, шәһәр администрациясеннән бирелгәннәре дә бар. Әниемнең горурлыгы булып, ике килене дә — Нурисә һәм Ләйсән, кайнаналары үрнәгендә ул эшләгән балалар бакчасына эшкә килеп, бүген дә аның хезмәт юлын уңышлы дәвам итәләр.

Әнием үзенең икенче бәхетен — тормыш иптәшен дә эшендә очратты. Балалар бакчасы Нәфиулла Ишмөхәмәтовның ялгыз тормышын оныттырып торучы икенче эш урыны була. Кулыннан бар эш тә килә: ул бакчада каравылчы да, ишек алды себерүче дә, сантехник та, балта остасы да. Ә бакча хезмәткәрләренең мондый оста кулга гозерләренең беркайчан да иге-чиге булмый. Ул барысын да тыңлый, эшли, кире какмый, шуңа күрә бакча коллективы аны да бик тиз үз итә. Быел әнием белән Нәфиулла абыйның гаилә корып бергә яши башлауларына 20 ел була. Алар бергәләп, безне укытып, зур туйлар үткәреп, олы тормыш юлына озаттылар. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда, икесе генә торалар, ләкин алардан оныкларның беркайчан да өзелгәне юк. Безнең балаларны үстерергә, тәрбияләргә булышалар.

Мин Нәфиулла абыйны киң күңелле, олы җанлы, ярдәмчел булуы өчен хөрмәт итәм. Без, әнинең балалары, Нәфиулла абыйга әнигә ышанычлы терәк булганы, безне якын иткәне өчен бик рәхмәтле. Ә әниебез безне кечкенәдән тырышып укырга, хезмәт сөяргә, кешеләргә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булырга, мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстерде. Бик зур рәхмәт аңа. Әни үрнәгендә без үзебездә туры сүзлелек, гаделлек, ярдәмчеллек һәм кайгыртучанлык сыйфатлары булдырдык. Минем өчен әнием — дөньядагы иң якын кешем. Мин аны бик яратам. Шушы көннәрдә әниебез Илгизә Самат кызы гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Нәфиулла абый белән икегезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез. Балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә рәхәт яшәргә насыйп булсын. «Салават күпере» балалар бакчасында бергә эшләгән хезмәттәшләрегез дә барлык теләкләргә кушыла.
Гөлназ ХӨСНЕТДИНОВА
Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА

  • Редакциядән: 2024 ел — илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә — кеше тормышында иң мөһим, иң кадерле төшенчәләрнең берсе. Без әти-әниләребезгә тормыш биргәннәре, үстереп кеше иткәннәре өчен гомеребез бу рәхмәтле булачакбыз. Гаилә елы уңаеннан газетабызда «Рәхмәт хаты» проекты башланган иде. Бу язма — әлеге проект кысаларында килгән икенче Рәхмәт хаты. Кадерле укучыларыбыз! Сезне дә әлеге җылы проектка кушылырга чакырабыз. Әти-әниләрегез турында җылы сүзләрегезне, истәлек-рәхмәтләрегезне язып безгә җибәрегез. Рәхмәтләребез аларга дога булып барсын, күңелләрен җылытсын.
  • Хатларны new-kama@bk.ru электрон почтасына җибәрергә, яки 8-903-319-25-74 телефонына ватсап аша юлларга була.

Фотолар: Авторның шәхси архивы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев