Юраш авылыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе: «Язмыш безгә икенче мәртәбә авыр сынау җибәрде»
Гаилә тормышы — туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.
Гаилә ул — җылы учак.
Ул сине саклаучы да,
Ачы җилдән, бураннардан
Яклаучы да ул сине.
Әйе, һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә — ул иң олы таяныч, иң ышанычлы сыеныр урын. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше үзенең гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы — туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.
Гаилә дигәч, иң беренче чиратта әти-әни күз алдына килә. Әни, әти! Нинди җылы сүзләр. Әти-әниле алтын канатлы булып үсүдән дә зур бәхет юк адәм баласы өчен. Әйе, әйе, пар канатлы гаиләдә яшәү — үзе зур бәхет. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы әни һәм әтидән тора. Аларның һәрберсенең гаиләдә үз урыны бар. Әни баланы дөньяга тудыра, ашата, киемнәрен юа, иркәли, юата. Ә салкыннардан, кыенлыклардан батыр йөрәкле, көчле рухлы әтиләр саклый. Бу дөньяда алардан да яхшырак, миһербанлырак, якынрак, кадерлерәк кеше юктыр кебек. Алар баланы сулыш ала башлаган көненнән алып кайгырта башлый. Әти-әни баланың һәр яңа шөгыленә сөенеп, кечкенә уңышларын күреп, шатланып, һәрвакыт бала өчен кайгырып, ярдәм итеп торалар. Күз карасыдай саклап, төпле киңәшләрен бирәләр, балаларының урынсыз эшләгән эшләре өчен бераз әрләп тә алалар. Ачуланганда да, күзләреннән усаллык түгел, назлы караш бөркелә аларның.
Ә бит бөтен балага да андый бәхет елмаймый. Кайбер балаларга ачы язмыш кичерергә туры килә, тулы ятим калган балалар биниһая тирә-юнебездә. Менә шундый авыр мизгелләрдә, ачы язмыш упкыныннан балаларны йолып, үзенең җылы кочагына алган гаиләләр дә бар. Бу язмамда сүзем шундый гаиләләрнең берсе — Алабуга районы Иске Юраш авылында гомер кичерүче Мөхәммәтҗановлар гаиләсе хакында.
Бу гаиләне мин Юраш авылында иң үрнәк гаиләләрнең берсе дип әйтер идем. Аның хуҗалары — олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр. Ә гаиләгә килгәндә, гаилә ул әти-әни, бала-чагалар гына да түгел, ә нәсел-нәсәп, тамыр, ыру, кабилә-шәҗәрә. Шуңа күрә кешеләр борынгыдан үзләренең ата-бабаларын олылаган, алардан калган әйберләрне кадерләп саклаган. Шулай итеп гаилә традицияләре, ягъни гадәтләре, буыннан-буынга күчкән. Һәр гаиләнең үз кагыйдәсе, традициясе, кыйммәтләре булган. Традиция — тарихи барлыкка килгән һәм буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, карашлар, зәвыклар. Гаилә ул кечкенә дәүләт кебек. Анда тәртип һәм тынычлык булырга тиеш. Шул вакытта гаилә чәчәк ата, бәхетле була. Бәхет бит ул тынычлыкны ярата. Димәк, Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә дә гомумкешелек сыйфатлары нәселдән килгән.
Мин берничә сорау белән Сәрия ханыма мөрәҗәгать иттем. Аның үткәне белән кызыксындым. Сәрия ханым ишле колхозчы гаиләсендә тәрбияләнә. Гөлсем апа белән Габделәхәт абый Юраш авылында гомер кичерәләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Габделәхәт абыйга югарыдан гомер бик аз бирелгән. 47 яшеннән үк бакыйлыкка күчкән. Алты бала ярым ятим кала. 80 нче елда урта мәктәпне тәмамлап, Чаллы шәһәренә юл алган, сатучылык көллияте тәмамлаган, 4 ел шул юнәлештә эшләп, тәҗрибә туплап, якты татлы хыяллар белән янып яшәп яткан өлкән кызлары Сәриягә, яраткан шәһәрен, дус-ишләрен калдырып, төп йортка әйләнеп кайтырга туры килә. Ул бүтәнчә булдыра алмый, чөнки шундый тәрбия алган. Намусы кушканга ясаган ул бу адымны.
«Аллаһы Тәгалә җибәргән язмыш сынавы итеп кабул иттем», — ди ул бу хакта үзе. Калган 5 бала барысы да укый әле, бер Гөлсем апаның (әнисе) үзенә генә гаиләне алып бару, балаларны тәрбияләү бик авыр була, әлбәттә. Өстәвенә әле авыру да. Сәрия, авылга кайту белән, быткомбинатка эшкә урнаша. Ниндидер сәбәпләр аркасында, бу оешма да ябыла. Сайланып торырга туры килми, ул мәктәптә җыештыручы булып эшли башлый. Озак еллар эшли ул бу юнәлештә. Акчасы әллә ни күп булмаса да, коллектив әйбәт, эшләве дә артык авыр түгел. Шулай коллектив белән уртак тел табып, дус-тату яшәлә гомер дигәнең. Аннан инде почта эшенә алына.
Авылга әйләнеп кайткач, язмыш аны Юраш авылы егете Рәшит белән очраштыра, кавыштыра. Икесенең дә охшаш язмыш, дөньяга караш. Тормыш юлдашы Рәшитнең дә балачагы ярым ятимлектә узган, әтисе — Нургаян абый бик яшьли китеп барган. Мәгъмүрә апа берьялгызы алты бала тәрбияләгән. Балаларга югары белем алырга мөмкинлек булмый. Алар сабый чактан ук тормыш авырлыгын татып үсәләр. Тормышның ачысы-төчесен күреп үскән егет белән кыз бик тиз уртак тел табалар, дөньяга карашлары туры килгән яшьләргә, тормыш авырлыкларын җиңеп, гаилә кору ансатрак булгандыр дип әйтәсем килә. Шулай 1986 елда уртак тормыш башланып китә.
Рәшит балачактан ук туганнары — абый-энеләре белән берлектә физик эшкә — балта, пычкы тотарга өйрәнә, кул эшләренә остарганнан-остара, шомарганнан-шомара. Әкренләп үз эшенең остасына әверелә. Шофер, кочегар эшен калдырып, тулысынча үзен балта эшенә багышлый. Алар, балта осталары бергә тупланып, авыл халкына йортлар сала башлыйлар. Бергәләп Рәшит гаиләсенә дә йорт салына. Башка чыгалар алар. Яшь гаилә әкренләп формалаша. Бер-бер артлы уртак җимешләр дөньяга килә: ике ул, бер кыз туа, дөнья түгәрәкләнә.
Йорт салу Рәшитнең яраткан эшенә әйләнә. «Юраш авылында Рәшитнең кул көче кермәгән йорт юк та, ахры», — ди тормыш иптәше Сәрия. Әйе, җир туңы бетеп, урамнар кипшерә башлауга, авылда төзү-төзекләндерү эшләре һәр ел да колач ала. Бер карасаң, мөмкинлегең булганда, йорт салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе; өйдең — өй, кактың — чөй, ди халык мәкале. Әмма каралты-кура җиткерүгә алай җиңел карарга ярамый. Ни дисәң дә, ел саен йорт төзеп тормыйсың бит. Бер салгач, бу зур чыгымнар сораган җитди хезмәтнең бәрәкәтле, озак вакытлар куанычын күрерлек булуы да кирәк. Нинди нигез ул? Күршеләрең кемнәр булыр? Эш барышында кагыйдәләр үтәләме, ата-бабаларыбыздан килгән йола, гореф-гадәтләр онытылмыймы? Алар, бар кагыйдәләрен, йолаларын туры китереп, авыл халкын шатландырып салалар йортларны. Иң мөһиме: йорт хуҗалары канәгать булып кала аларның эшләреннән. Үзләре салган йортлардан, кылган изге эш-гамәлләреннән ләззәт алып, шатланып яшиләр алар. Еллар бер-бер артлы үтә тора. Гомер уза. Балалар да үсә төшә. Мәктәпне тәмамлыйлар. Һәрберсенә югары белем алырга ярдәм итә әти-әниләре.
Шулай, мөстәкыйль тормыш юлына аяк атлап, һәрберсе гаилә кора, балалар туа. Тормыш дәвам итә. Инде менә хәзер җиде онык тәрбияләнә. «Шуларның уңышларына куанып, шатлыкларына төренеп яшибез», — дип фикерен җөпләп куя Сәрия ханым. Сүз дә юк, алардан да эшсөяр балалар тәрбияләнер, Ин шәә Аллаһ.
Әнә бит Рәшит белән Сәриянең төпчек уллары әти-әнисе хакында нинди фикердә. Сезгә дә җиткерим әле аның фикерен, хөрмәтле укучым. «Әтиемә «егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара алтын куллы әтием. Балачактан ук безнең белән дә булырга вакыт тапты ул. Төрле темаларга фикер алыша, тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә. Бала, үсмер чакта һәрчак без ике ир бала аның белән бергә йөрдек, бар эшне бергә эшләдек. Яз җиткәч, кош оялары ясый, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куя идек. Җәй көне бергәләп су керәбез, кышын чаңгыда шуабыз. Йорт, бакча эшләрен дә һәрчак бергә эшли идек гаиләдә. Кечкенәдән хезмәт кадерен белеп үсәргә, эшсөяр булырга өйрәттеләр алар безне», — дип, куандырды мине Айназ.
Әйе, уңган да, тапкыр да, зирәк тә, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән әти-әниләр генә тәрбияли торгандыр мондый кешелекле, хезмәт сөючән балаларны.
«Әнием бик сабыр, уңган, ярдәмчел. Кулларыннан гөлләр тама, дисәм дә, бер дә ялгыш булмас. Ул бар эшкә дә өлгерә, җитешә, оста. Аның назлы карашы, ягымлы елмаюы күңелләребезне эретә. Телеңне йотарлык аш-сулар әзерләве, күз явын алырлык, бәйләнгән кул эшләре белән һәрвакыт сөендереп тора ул безне. Ул яхшы белән яманны да аерырга өйрәтә. Кирәк вакытта усал да, таләпчән дә була белә. Акыллы киңәшләрен дә бирә кирәк чакта», — дигән фикердә кызлары Айзирә әнисе хакында.
«Әни-әтиебезне эш урыннарында да хөрмәт иттеләр һәм итәләр, авылдашлар арасында да үрнәк гаилә исемен йөртәләр алар, абруйга лаек кешеләрнең берсе, дип әйтер идем мин аларны. Бар яклап уңган, булдыклы, үрнәк газиз кешеләремне бик яратам, хөрмәт итәм. Без алар үрнәгендә үсеп, укуларыбызны уңышлы тәмамлап, теләгән һөнәр сайлап, бу тормышта үз юлыбызны таптык. Әни-әтиебез — безнең өчен олы терәк, зур таяныч. Без алар белән горурланабыз», — ди икенче уллары Ленар.
Бүгенге көндә дә, инде яшьләре шактый булуга карамастан, алар күпләп мал-туар, кош-корт тәрбиялиләр. Бакчаларында төрле-төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Уңганнарга — уңыш юлдаш, дигәндәй, алмагачлары алмалардан сыгылып тора, җиләкләре гел өлгереп, күзне кызыктыра. Ә помидор, кыяр уңышы дисәң, аларны җыеп бетерә торган түгел. Өстәвенә умарта тоталар. Балның никадәр файдалы һәм шифалы булуы һәркемгә мәгълүм. Ә аны тәрбияләү өчен күпме тырышлык, көч, түземлек кирәк.
Түземлек, сабырлык, ихтыяр көче умарта тотар өчен генә түгел, яңадан дүрт бала тәрбияләү өчен дә кирәк бит әле. «Язмыш безгә икенче мәртәбә авыр сынау җибәрде, — дип борчылып, үз уйлары белән уртаклаша Сәрия ханым. — Үз балаларыбыз инде бары да башлы-күзле, хәзер төп максатыбыз — менә шушы ятим балалардан Чын Кеше ясау».
Әйе, бу ике олы йөрәкле, киң күңелле, Чын Кеше исеменә лаек булган гаилә башлыклары бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән туганнары Илгиз белән Аниянең дүрт ятим баласын тәрбияли. Бу балаларны үз балалары итеп кабул итеп, аларга күңел җылысы, физик тәрбия бирергә тырышкан мәлләре.
Һәр гаилә — үзенә күрә бер дәүләт. Гаилә — ул бер түбә астында яшәү генә түгел, ә туганлык хисләре белән сугарылган, милләтебезнең гореф-гадәтләренә, әхлак нормаларына нигезләнеп корылган, үз кануннары, традицияләре булган бердәм, дус, тату дәүләт. Һәм ул дәүләтнең киләчәге шушы балалар кулында. Тәрбияле бала — ул ата-ананың бәхетле киләчәге. Бу балалар да яңа гаиләләренең кануннарын кабул итеп, Чын Кеше булып тәрбияләнеп чыгачакларына иманым камил. Аллаһы Тәгалә тигезлектән, сәламәтлектән генә аермасын үзләрен.
Бүгенге көндә әле бу балаларның өлкән яшьтәге дәү әниләре — Гөлсем апа да исән-сау. «Кирәк чакта барып сыенырдай якыным — әнием, кыз туганнарым барлыгына язмышыма рәхмәтлемен. Мин һәрвакыт алар белән киңәшәм. Карт әнием «баланың баласы — балдан татлы була», — дия-дия, гел кочагына алып, рәхәтләнеп сөяргә ярата бу балаларны. Минем җылым җитеп бетмәгәндә, дәү әниләренең назын тоеп яшиләр алар. Әле әниемнең олы ярдәмчесе дә алар. Әкренләп эшләрдә кул арасына кереп баралар. Һәрберсенең үз эше, үз шөгыле», — ди Сәрия ханым балалар хакында.
Бу гаиләнең капкасын ачып керүгә үк, гаҗәпкә каласың, һәр нәрсә үз урынында, җыештырылган ихата, җәйләрен бакча алдында аллы-гөлле чәчкәләр үсеп утыра. Кай арада шулай тәртипкә китереп җитешә ала икән бу йорт хуҗалары?! Ә йорт эченә керсәң, тагы да ямьлерәк күренеш карашны үзенә җәлеп итә. Берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә Сәрия ханым, алар тәрәзә төпләрен бизәп утыра.
Кунак та өзелми үзләреннән. Авылдашлары, туганнары белән аралашып, дус- тату яши бу гаилә. Балалар, киленнәр, кияү, оныклар һәрчак төп йортта кайнаша. Эше дә, ашы да бергә аларның. Күршеләре белән дә дус-тату, туганнар кебек, шатлык-кайгыларын уртаклашып яши алар. Шундый кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән аралашып яшәве рәхәт тә, күңелле дә, күрәсең.
Әле карт әниләре Гөлсем апа йортының да уты сүнмәсен, балаларының, оныкларының шат авазыннан тынмасын, һәрвакыт туганнар җыелып, шау-гөр килеп, гел шулай аралашып яшәсеннәр берүк.
Бу гаиләгә киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта, гаилә учагының җылысын тоеп, бәхетле яшәргә язсын.
Әле шушы көннәрдә Сәрия ханым гомер бәйрәмен уздырган, берничә көннән гаилә башы Рәшитнең гомер бәйрәме икән. Икәүләп 60 ны тутырып, җиденче дистәне ваклый башлаганнар. Бездән аларга бары изге теләкләр генә. Әле аларга сау-сәламәт булып, тигезлектә шушы ятим балаларны олы тормыш диңгезенә озатырга язсын!
Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Илмәт авылы
Фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев