Наилә Муллахмәт кызы Фазлиәхмәтова: Укытучы, җитәкче, шәхес
Шушы көннәрдә ул 75 яшьлек юбилеен каршылый.
Кеше өчен иң затлы, бөек хис — ярату хисе. Бу төшенчәнең серен тулысынча аңлата алучы булганы юк әле. Ләкин шунысы ачык: кешене кеше итә торган нәрсә — мәхәббәт. Аннан башка чын мәгънәсендә кешелекле, игелекле, башкаларны хөрмәт итүче, күңел нечкәлекләренә ия, назлы шәхес була алмый. Мәхәббәт — уңай хис, ә ул кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, алардан оныкларга күчә. Шул рәвешле кеше гомере буе мәхәббәт белән янәшә атлый. Аны олыгайган көннәренә кадәр саклаганнар гомерләрен мәгънәле үткәрдек дип әйтә алалар.
Бу язмам шундый зур мәхәббәт хисенә ия булган, шул хискә була, үзенең шәхси тормышын арткы планга күчереп, бөтен барлыгын балаларга, халыкка багышлаган, бәхетен шунда тапкан олуг бер шәхес — сыйныф җитәкчем, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы — Наилә Муллахмәт кызы Фазлиәхмәтова турында.
Бары тик мәхәббәт хисенә ия булган, балаларны ярата белгән кеше генә чын педагог була ала. Наилә апа, бәлкем, балачактан ук укытучы булырга хыяллангандыр, анысы миңа караңгы. Ә менә Чын кеше, Чын укытучы булуы бәхәссез, анысының шаһиты — мин үзем.
Җитмешенче еллар... Безнең балачак... Үтәгән авылыннан Юраш мәктәбенә 4 сыйныфка укырга килдек. Таныш түгел тирәлек, кешесе дә чит-ят. Йөрисең ятим бала кебек. Шулчак канат астына алды ул безне. Нәкъ шул елларда укытучылык эше башланып китә дә инде аның. Шушы көннәрдән башлап, ул гомерен Юраш авылы мәктәбенең яшь буынын тәрбияләүгә багышлады. Математика, физика укытырга, сыйныф җитәкләргә дә туры килде аңа. Ә аның сыйныф балалары, бәхетле җаннар ул — без идек. Әйе, әйе, Наилә апаның, чын укытучы дәрәҗәсенә күтәрелеп, бөтен барлыгын биреп, эшеннән тәм, ямь табып укыткан чоры безнең бала-үсмер чак елларына туры килде. Әле дә хәтеремдә... Бары тик тәҗрибәле укытучыларга гына хас булган ыспай пөхтәлек, кырыс караш, зур таләпчәнлек. Ә белеменә, башлангыч тәҗрибәсенә таңнар калырлык..
.
Әй гомерләр... Хәзер уйлап утырасың да шаккатасың шушы укытучының олы җанлылыгына. Безнең кебек күпме балаларның олы тормыш сукмагын сызышкан җан бит ул. Олы катлаулы тормыш диңгезендә аларга юл күрсәтүче маяк булып торган. Без — шәкертләренә остаз гына түгел, киңәшче дә, сердәшче дә була белде. Авырлык килсә, юата, акыллы киңәшләрен бирә, ирешкән уңышларыбызга чын күңелдән сөенә иде мөгаллимәбез.
Фикеремне тагын бер мәртәбә дәлилләү өчен, сыйныфташым Вәсилә Ибраһимова (Сәмигуллина) Наил кызының да истәлеге белән таныштырып үтим әле. «Наилә апаны хәзер дә зур хөрмәт белән искә алам. Әле дә колагымда яңгырап тора әйткән сүзләре. Мин укырга ялкау идем, уку җиңел бирелгәндер, күрәсең. Наилә апа күпме генә әйтсә дә, математиканы кирәксенмәдем. Мәктәптә укыганда, кайсыдыр яклар ачылып та бетми бит ул. Шулай да, үз балаларым укыганда, мисалларны, биремнәрне әйбәт кенә эшли идем. Димәк, төпле белемне Наилә апабыз безгә сеңдереп биргән.
Ә сыйныф җитәкчесенә килгәндә, Наилә апа туры сүзле, гадел кеше буларак истә калган. Безнең сыйныф җитәкчесе булып эшләгәндә, завуч итеп алдылар үзен. Сыйныфташлар белән риза булмый, каршылык күрсәтеп йөргәннәребез хәтердә. Бик борчылган идек шул чакны. Хәзер инде күп нәрсәләр истән чыккан, хәтердән юылган.Үзебез лаеклы ялда.
Күп еллар элек укучым армия сафларыннан кайтты. Юл чатында тәмәке тартып тора. Мине күрүгә, тәмәкесен яшерде. Шул вакыт Галиев Рафикның сөйләгәне искә төште. Наилә апа янында беркайчан да тәмәке тартканым булмады дип, еллар үткәч, бер автобуста кайтканда, Рафик үзе сөйләгән иде. Озын гәүдәле, буй җиткән егеткә кечкенә буйлы Наилә апаның бер сүзе җиткән. Укучыларыма шул вакыйганы сөйләгәнем бар иде. Наилә апаның тәрбиясе дими, ни дисең. Рафикка догаларыбыз булып барсын искә алуыбыз.
Аннан әле, мин кияүгә киткәндә, озату киченә менгән иде Наилә апа. Мин аны шул тикле хөрмәт иттем, шулай да кайвакыт шүрләп тә куя идем. Күзләре белән, күңелеңдә ни бар, барын укыйдыр кебек тоела иде ул миңа. Хәзер дә хөрмәт белән искә алам.
Гомумән, барлык укыткан укытучыларыбызга Зур рәхмәт, бәхетле картлык, тыныч тормыш телим.
Яшьрәк чакта эш дип, гаилә дип тормыш кудык. Туган яктан, дуслардан ераклаштык. Классташларның да бик сирәге белән генә очрашабыз. Бер күрешәсе килә исән чакта, күпләребез арада юк бит инде».
Әйе, күпме генә тырышсак та, без заман җилләренә каршы торып, Наилә апабызны сыйныф җиәкчесе итеп калдыра алмадык. Югары сыйныфларда безне Хәйдәр Илдарханович җитәкләде. Ә Наилә апабызны башта тәрбия эшләре буенча, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, аннан директор итеп билгеләделәр. Мөгаллимәнең директор буларак кайбер сыйфатларын ачып бирү максатыннан, мин аның белән бер чорда хезмәт куйган Морт мәктәбе директоры Сәлимова Кадрия Хөсәен кызына мөрәҗәгать иттем. Аның сүзләрен дә беркетеп куйсам, җитәкче буларак тулырак ачылыр сыман остазым.
«Наилә Муллахмәтовна белән без Татарстанның мәгариф өлкәсендә тамырдан үзгәреш елларында бергә эшләдек: бердәм дәүләт имтиханнары, профильле укыту, компьютер класслары, интерактив такталар... Билгеле, минем өчен укыту-тәрбия процессында инде оста оештыра белүче, җитәкчеләр арасында зур дәрәҗәләргә ирешкән, дан казанган Наилә Муллахмәт кызы белән аралашу зур хәзинә булды. Инновацион мәктәпләр булсак та, безнең төп максат Юраш, Морт авылларын яшәтү һәм яшәртү иде. Шуңа да без, укытучылар һәм укучылар коллективы, һәрвакыт бердәм, бергә, дус-тату булып яшәдек. Бүгенге көндә дә мин хезмәттәшемне зур хөрмәт белән искә алам. Кайда да булса очрашырга туры килсә, без аның белән аерылыша алмыйбыз, шушы истәлекле елларны бик сагынып искә алабыз».
Кадрия Хөсәеновнаның матур истәлекләрен тулыландырып, ул елларда Алабуга районы мәгариф бүлеге методика кабинеты мөдире, Россиянең Мәгариф отличнигы, Татарстанның Атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Раилә Миңграҗ кызының фикерләрен дә өстәп куйсам, остазым җитәкче буларак кына түгел, Чын Кеше буларак та тулысынча ачылыр дип уйлыйм.
«Алабуга районы мәгариф идарәсе бүлегендә утыз елдан артык бергә эшләү дәверендә Наилә Муллахмәтовна үзен чын укытучы, чын җитәкче итеп күрсәтте. Ул бу һөнәргә яратып килгән һәм яратып эшләде. Юраш, Морт мәктәпләре Алабуга районының иң ышанычлы мәктәпләре булды. Барлык район укытучылары коллективы, укучы балалар, ата-аналар — барыбыз бер коллектив булып эшләдек, бер коллектив булып яшәдек. Иске Юраш мәктәбе укучылары һәрчак, район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә призлы урыннар яулап, урта мәктәпне яхшы билгеләргә бетереп, төрле югары уку йортларында белем алып, төрле һөнәрләргә ия булып, республикабыз күләмендә генә түгел, Рәсәйнең төрле почмакларында көч куялар. Балалар уңышында, әлбәттә, җитәкченең өлеше искиткеч зур.
Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә нинди яңалык булса да, беренчеләрдән булып, Юраш, Морт мәктәбе укытучылары, дәррәү күтәреп алып, һәрвакыт ахырына кадәр башкардылар. Инновацион укыту процессы дисеңме, профильле укытумы, компьютер класслары ачу дисеңме, иң беренчеләрдән, башка мәктәпләргә үрнәк булып, шушы мәктәпләр башкарды. Наилә Муллахмәт кызы чын җитәкче, яхшы остаз булды. Коллективта эшләүче укытучыларның дәрәҗәсен күтәрү өстендә даими эшләде, анда өлкән укытучы, методист, югары квалификацияле мөгаллимнәр күп булды. Аларның барысының да ирешкән уңышларында җитәкченең роле зур.
Тәҗрибә уртаклашу максатыннан район, республика күләмендә үткәрелә торган конференцияләр, методик атналар, семинарларның күпчелеге шушы мәктәптә уздырылды. «Ел укытучысы», «Ел укучысы» бәйгеләре, Алабуга районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференцияләре дә шушы мәктәп базасында үтә иде.
Авыл мәктәбендә бит әле укытудан тыш, гектарлы мәктәп участогы да бар. Ул эшне оештыру да зур көч таләп итә. Ә Иске Юраш мәктәбе коллективы бервакытта да сынатмады, нинди генә эшкә алынсалар да, һәрчак районда үрнәк булды. Өстәвенә әле күпме бала интернатта яшәде, анда да тәртип саклау җитәкчедән тора.
Иң куанычлысы: республикабыз, Рәсәй күләмендә шушы мәктәпне тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлап, Чын Укытучы дәрәҗәсенә күтәрелеп, балаларга белем-тәрбия бирүче мөгаллимнәр санап чыккысыз. Ә бит аларның Чын Укытучы булып формалашуында җитәкченең өлеше искиткеч«.
Аннан остазымны авыл советы рәисе итеп билгеләделәр, бик күп еллар депутат буларак халык мәнфәгатен яклап яшәде.
Җитәкче кешедән күп нәрсә таләп ителә. Ә Наилә Муллахмәт кызы тәвәккәл, таләпчән, кирәк икән кырыс та, шул ук вакытта мөлаем да, ягымлы да була белде. Нишлисең, заманасы шундый. Ул гына да түгел, кул астында эшләүче һәр хезмәткәргә игътибар итәргә, барысы белән уртак тел табып эшли белергә кирәк, чөнки һәркем — аерым шәхес, үзе бер дөнья.
Адәм баласының чын йөзе, эчке дөньясы, нинди кеше булуы башкаларга булган мөнәсәбәттә ачыла бит. Наилә апа белән озак еллар бар проблемаларны бер сулышта хәл итеп, дус-тату яшәгән сәркатибе Әлфидә апа фикерен урнаштырыйм әле, кадерле укучым.
«Миңа авыл советында (мин эшли башланганда, шулай атала иде) сәркатиб булып 35 ел эшләү дәверендә берничә җитәкче белән эшләргә туры килде. Шулар арасыннан иң яратып, бер-беребезне аңлап, килешеп эшләгән җитәкче Наилә Муллахмәт кызы булды. Ул барлык кешеләр: район җитәкчеләре, авыл халкы, үзенең кул астында эшләүче хезмәткәрләр белән дә уртак тел табып эшләде. Безгә дә җил-яңгыр тидермәде. Үзенең эшләү дәверендә ул шәхси машинасыннан файдаланды. Кирәк вакытта, эш белән чакыртсалар, көненә икешәр тапкыр Алабугага бара иде. Көнен төнгә ялгап эшләде, беркайчан да зарланмады. Аның белән барлык темаларга да сөйләшеп була. Кирәк булса, төпле киңәшен дә бирә, ярдәмен дә кызганмый. Шул ук вакытта сер дә саклый белә. Ул һәрвакыт гади булды. Аның бөтен уңышлары, дәрәҗәләре гадилегендәдер, дип уйлыйм. Без икебез дә күптәннән лаеклы ялда булсак та, бер-беребезнең хәлләребезне белешеп яшибез. Авыр да, катлаулы да, шул ук вакытта күңелле дә булган, бергә эшләгән чакларны сагынып искә алабыз».
Әйе, минем остазым күпләргә терәк тә, киңәшче дә, сердәшче дә, ярдәмче дә әле. Миңа калса, тормышта туганнарың, хезмәттәшләреңнән дә мөһимрәк кешеләр бар: ул — ут күршеләр. Өеңдә нәрсә генә бетсә дә, нинди генә кайгы-хәсрәт килсә дә, йорт-җиренә шатлык килсә дә, ашка чакырып күрше керә, куанычлар бәлешеннән сиңа да өлеш эләгә. Ничек кенә булмасын, син күршеңә ярдәмгә ашыгасың, чөнки син анда җан җылысының саекмасын беләсең. Тикмәгә генә «Күрше хакы — тәңре хакы!» димәгән бит халкым. Наилә апаның бик озак еллар күрше булып яшәгән, хәзер Чаллыда гомер кичерүче Әхмәтова Лина апа, Мансур абыйлар гаиләсенә дә элемтәгә чыктым әле. Аларның кызы Әлфиянең фикерләрен сезгә җиткерәм, укучым. Бәлки, бу кайбер уртак тел табып яши алмаучы күршеләргә гыйбрәт булыр.
«Көчле рухлы кеше генә
Сынауларга бирешми.
Пакь күңелле кеше генә
Беркемне дә кимсетми.
Сабыр булып яшәгән генә
Бар теләгенә ирешә.
Ярдәм иткән кешеләр генә
Ихласлы булып күренә.
Горур булу кирәктер ул,
Тәкәбберлек ярамый.
Кешегә мәрхәмәтле булу
Ул беркайчан югалмый.
Авылның иң зур байлыгы — аның халкы. Безнең Юраш авылында да хөрмәткә лаек кешеләр күп яшәгән һәм яши. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган авылымнын һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе миңа таныш һәм бик якын. Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Берәүләр сынауларны күтәрә алмый, авырлыкларга бирешеп югалып кала, икенчеләр башкаларга үрнәк булып яши бирә. Менә бу сүзләр Алабуга районы Иске Юраш авылында гомер итүче бар кешегә үрнәк булган Абалач авылы кызы Фазлиәхмәтова Наилә Муллахмәт кызы турында. Ә без аны, якын итеп, гомер буе яратып Наилә апа дип йөрибез.
1979 елдан күршеләр булып яши башладык. Чибәр, бөдрә чәчле, чалбардан гына йөри торган җитез Наилә апага карап шакката идек. Безнең иң рәхәт балачак вакыт. Наилә апа белән Багъданур абый ике бала (Ләйсән, Илшат) белән Зәйтүнә әбидән Галия әбинең кечкенә өен алып чыктылар. Беренче көннән тату туганнар кебек яшәдек. Эш эшләсәк тә, ашасак та бергә. Әни, мич тутырып тәмле әйберләр пешерсә дә, кертеп йөгертә иде. Җәй көне җиләккә йөрү, печән әзерләүләр. Без балачага гына булсак та, Наилә апа зур ярдәмче, киңәшче булды.
Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала адәм баласы. Ләкин тормышта көтелмәгән борылышлар да булгалый шул. Авырлыкларны бергәләп жиңеп, булганына шөкер итеп бик яратышып, һәр туар көнгә шатланып яши иде алар. Тулы гаилә учагы озак дөрли алмады шул: Наилә апаның зур терәге, киңәшчесе, балаларның яраткан әтиләре Багъданур абый 1986 елда фаҗигале төстә бакыйлыкка күчте.
Балачак хатирәләре тирән эз калдыра бит ул. Без кечкенә чакта, заманына күрә җиңел машиналар да авылда берничә генә иде. Наилә апалар данлыклы «Москвич» машинасы алгач, Багъданур абый, без — балаларны утыртып, авыл әйләндергән иде. Менә шундый бала җанлы, нечкә күңелле кеше иде ул.
1986 елның 10 нчы маеннан Наилә апа өч бала белән тол калды. Кечкенә Илнурга бары 5 яшь иде. Әтисен озатканда, сабый зур югалтуны аңлап та бетермәде. «Апа, нигә безгә шулкадәр күп кеше җыела», — дип, үзәкләрне өзде.
Наилә апа тормышның бөтен йөген җигелеп тартты. Башта машина йөртергә укыды, Багъданур абый белән ниятләгән зур йортны салдырды. Хатын-кыз гына түгел, чын ир-атларча яшәде. Кайнанасы Зәйтүнә әбине дә ташламады. Соңгы сулышына кадәр ярдәм итте. Туганнары өчен зур терәк булды. Рифнур абый да, Рәүф абый да, Зөләйха апа да бертуганнары кебек, якын итәләр.
Түзәлмәслек булганда да, күз яшьләрен эчкә йотты ул. Еларга мең сәбәп булганда да, елмаерга йөз сәбәп таба белгән зур йөрәкле кеше ул остазым.
Шулай да хатын-кызга хас булган нәзәкатьлелекне, мөлаемлыкны, сабырлыкны саклап калган олы йөрәкле гүзәл зат ул. Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең «менә ул Чын укытучы» диярлек остазы бар. Ул аны, еллар үткән саен, сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. Наилә апа — шундый остазларның берсе. Ул — үрнәк укытучы, физика укытты, көчле җитәкче, таләпчән, яраткан әни. Озак еллар мәктәп директоры, авыл советы рәисе булып эшләде. Бар хезмәте, хөрмәте кешеләр өчен булды аның.
Минем укытучы һөнәрен сайлап, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелүемдә дә аның роле зур. Хәзерге көндә дә бик зур киңәшче остазым, дус кызым кебек, гаиләбезнең бик яраткан кешесе. Әти белән әни, үзәкләре өзелеп, авылны сагынганда да, ул аларның килеп хәлен белүче. Инде туганлашып та беттек. Абыемның кызы Гүзәл — Илнурның тормыш иптәше. Кайчан гына кайтсак та, төп йортта һәрвакыт ачык йөзле Венера, Илшат каршы ала. Бүгенге көндә 7 оныгы бар Наилә апаның. Балалар, оныклар, туганнар, якыннар шатлыкларына төренеп, сөенеп яшәргә язсын аңа. Ул — безнең горурлыгыбыз".
Әйе, баланы тигез канат белән үстерү күпкә җиңелрәк, әлбәттә. Әмма шулай килеп чыккан икән инде язмышың, син барына да әзер булырга тиеш. Беренчесе, әлбәттә, финанс мәсьәләсе. Бигрәк тә, гаилә ишле булганда. Өч бала, аның өстенә өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Матди яктан шактый кысылуны таләп итә бу проблема. Вакыт җитмәү — икенчесе.
Наилә апага, билне ныклап кысып, барысына да өлгерергә туры килә: эштә дә эшләргә, балаларны да тәрбияләргә җитешергә. Иң мөһиме — әти дә, әни дә була белергә кирәк. Җиңел вазыйфалардан түгел бу: Багъданур абый белән яшәгән вакыттагы графикка шактый үзгәрешләр кертергә туры килгәндер аңа.
Бала белән үткәргән вакыт сыйфатлы да булырга тиеш бит әле ул. Әгәр бала өч икән, һәр бала белән аерым вакыт үткәрү проблемасы да туарга мөмкин. Бу авырлыкларны да җиңә алган остазым.
Авыл җирендә бит аның эше дә тавык чүпләп бетерә торган түгел. Проблемалары да көн дә туып тора, ялгыз хатын-кыз өчен бу бик тә авыр. Һәрбер проблеманы үзең хәл итәргә, үзеңә карар кабул итәргә кирәк. Аларның берсе дә бит чират көтми: һәрберсен бүген, менә хәзер хәл итәргә кирәк. Моңа, әлбәттә, бик көчле булырга кирәк. Ә бит боларның барын да хәл итә алган Наилә апа.
Балаларны да кешечә тәрбиялисе килә. Һәрберсенең мавыгулары, түгәрәкләре, секцияләре бар. Аларын да искә алырга кирәк. Балачак бит бер генә. Зур югалтуны шактый тирән кичергән балаларның холыклары да үзгәрә бит әле. Менә шул мизгелләрдә әни җылысы бирә алган балаларына укытучым. Шул ук вакытта ул аларны дисциплинага өйрәтте, хезмәт тәрбиясе дә бирде. Ләйсәннең тәнәфесләрдә мичкә салынган ипине алырга чыгып китүләре бүгенгедәй хәтеремдә. (Мин Ләйсәннең сыйныф җитәкчесе булдым).
Балалар гаиләдәге үзгәрешләргә әкренләп күнектеләр, кабул иттеләр, тора-бара әниләренең терәгенә әверелделәр. Алар үзләре турында кайгыртуны, яратуны тоеп үстеләр, аның өчен Ана барын да эшләде. Әниләре белән генә калган балаларның күңелендә хисләр давылы уйнаган вакытлары да булгандыр. Әмма бервакытта мин Ләйсәндә андый нәрсә сизмәдем. Бу бит тагын Наилә апаның тырышлыгы. Өч баласына да тиешле тәрбияне, белемне бирде остазым, аларның һәммәсе бүгенге көндә үз гаиләләрен корып, матур итеп яши.
Уйлый китсәң, тормыш — юлны аркылы чыгу гына түгел, ә бик катлаулы нәрсә. Әйе, тормыш дигәнең Наилә апага бик рәхәттән бирелмәде. Санап чыккан авырлыклар, киртәләр аңардан күпме энергия, ихтыяр көче, сабырлык, түземлек, йокысыз төннәр таләп иткәндер. Үзе генә беләдер. Шулай да остазым югалып калмады. Давылга табан давыл булып барды. Инде әйтелгәнчә, балаларына югары белем биреп, өчесен дә олы тормыш юлына чыгарды, алты почмаклы йорт салды. Күргәнебезчә, юлларында гөлләр тирбәлеп тормаса да, олы җанлы кешеләр күп очраган аның тормыш юлында. Шундыйлар белән, кулга-кул тотынып, юлында очраган барлык киртәләрне җиңеп, алга атлады ул. Эчке дөньяң бай, кешеләргә ышанычың зур, авыр вакытларда таянырлык дусларың, туган-тумачаларың, күршеләрең, иң мөһиме, сине аңлый, санлый торган балаларың, килен-кияүләрең, яраткан эшең булса, тормыш сынауларын үтәргә була икән. Авырлыклар бик күп кичерсә дә, бәхетсез дип әйтәсем килми остазымны. Бәхетле ул, бик бәхетле. Шул бәхетле язмышының уңышын җыя ул бүген. Ә безгә аннан үрнәк алырга гына кала. Шушы көннәрдә остазым үзенең 75 яшьлек юбилеен каршылый.
Остазымның һәр туар таңы шатлык белән атсын, Ходай аны саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын үзенә, иңнәрендәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалары һәм онык-оныкчыклары бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуы, безнең шатлык-борчуларны йөрәге аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуы өчен мең-мең рәхмәт аңа.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев