Рәхмәт хатым: «Әти-әниемә, дәү әниләр белән дәү әтиләргә рәхмәтем чиксез»
Нәкъ менә Нократ буеннан ерак түгел Татар Дөм-Дөме авылында туып үстем. Балачагым, үсмер чорым, үрдәк бәбкәләре саклаган чаклар, болынга җиләккә йөргән вакытлар, шалт-шолт чыбыркы шартлатып авыл урамнары буенча көтү куган матур иртәләр — барысы да Дөм-Дөм белән, әти-әни яисә әби-бабай белән бәйле.
Әтием Әсгать урманчы иде, әнием Дания бик озак еллар авылда хат ташучы булып эшләде, хәзерге көндә пешекче булып тир түгә. Авылда үскән һәр бала үзенең балачагын әби-бабайларсыз күз алдына да китермидер.
Бүгенге язмада минем аларны шигырләрдә язылганча «дәү әни, дәү әти» диеп әйтәсем килә. Алар безгә хезмәт аша тәрбия бирде, туган якның матурлыгын, сафлыгын күрергә өйрәтте, авылым белән горурланырга өндәде. Әбиләрем — минем алтыннарым: Хәсибә Гәрәй кызы һәм Мәүлидә Муллахмәт кызы. Бүгенге көндә дә алар пешергән ит һәм кабак бәлешенең тәме тел очында тора. Хәсибә әби белеме буенча укытучы, тумышы белән Менделеев районы Сарсаз авылыннан. Тыл һәм хезмәт ветераны.
Мөгаллимлек холкы аның мине мәктәп тормышында куйган тәрбиясеннән күренәдер. Өй эше итеп бирелгән китапларны кат-кат укыта иде, укыган саен чут итеп бәрәңге күчереп бара идек. Аң-белемгә өндәү аның канында булган, минемчә. Мәүлидә әби гомер буе авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән. Хезмәт ветераны медале иясе. Тумышы белән Дөм-Дөм авылы кызы. Нинди генә эш булса да җимертеп, бик җәлт-җәлт кенә эшли иде.
Үрдәк-каз саклаулар, кишер-бәрәңге казулар дәү әни белән узды. Бакчаны күз ачып йомганчы казып чыгып, икенче башта безне көтеп торыр иде. Дәү әтиебез Фатыйх бабай Дәминов белән башкача булмый да. Чөнки бабам гомер буе колхоз басуларын казыды, алдынгы тракторист, таң алдыннан кояш батканчыга кадәр үзенең яраткан ДТ атын беркемгә тапшырмады. Бер сумка мактау кәгазьләре юкка гына бирелмәгән. Күпсанлы рәхмәт хатлары, почет грамоталары арасында — ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының «Чәчү батыры» дигән Почетлы мандаты, Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты, II дәрәҗәдәге «За заслуги перед Отечеством» медале ордены, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы Почет грамоталары, Алабуга районы башлыгының Почет грамоталары, Хезмәт ветераны медале аерым игътибарга лаек. Бик күп сабантуйда Фатыйх бабайга Кыр батыры исемен биргәндә минем сөенүләрнең чиге булмый иде. Хәзер генә аңлыйм бу сөенү түгел, ә горурлану булган икән. Беренчелеккә, җиңүгә омтылырга, эш белергә өйрәтте бабай. «Эшләгәнең безнең өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр» дип әйтергә ярата иде, ә мин үсмер чакта бу сүзләрнең төбенә төшенмичә үпкәләп карый идем. Нуриәхмәт бабай Гатинны мин, кызганычка, белмим. Ул сугыш ветераны, Дөм-Дөмдә туып үскән. Бабамның сугыш сукмалары озын, сикәләтәле булган, фронттан әйләнеп кайткач, Хәсибә әби белән гаилә корып озак яши алмыйлар, үпкә чиреннән вафат була. Аның фронт язмышы, сакланып калган солдат чагы фотолары бездә патриотик рух тудыра, тормышка башка төрле күзлектән карарга өйрәтә. Кызылармиячеләр китабында теркәлгән мәгълүматлар буенча бабайның сугыш юллары буенча үтәргә була. Беренче хезмәт итү урыны — 46 УПП, 4 батальон, 14 рота булган (1.1943-8.1943). Хәрби антны Нуриәхмәт бабай 1943 елның 3 февралендә бирә. Сигез ай курсант тормышын үткәч 62 нче гвардияле атучылар полкына юллана. Әлеге полкта ул төзәүче вазифасын үти. 1943 елның август-сентябрь айларында яраланып 2878нче эвагоспитальгә эләгә. Әлеге дәвалану җире Бор шәһәре янында урнашкан икәнлеген архив документларыннан укып беләбез. (Горький өлкәсе, соңрак 5823 нче номерга үзгәртелә). Өч ай дәвамында 1943 елның декаберенә кадәр госпитальдә дәвалана. 1943-01.1945 елларда отделение командиры була, фашистлар өстеннән җиңү яулап алынганнан соң да туган ягына тиз генә әйләнеп кайта алмый. 1948 елга хәтле төрле өлкәләрдә хезмәт итүен дәвам итә.
«Рәхмәт хатым» проекты кысаларында мин беренче чиратта әти-әниемә рәхмәт әйтсәм, шул чираттан дәү әниләр белән дәү әтиләргә дә рәхмәтем чиксез. Бөтен булганым белән әтигә (рухы шат булсын), әнигә рәхмәтле. Кыска кына гомер эчендә бик күп кешеләрне сөендереп яшәгән әтием белән горурланам, сабантуй бәйрәме алдыннан балык тоткан ауларын чистарту, көтүгә чыккандагы «әндри әбәтләре» гомергә истән чыкмас, мөгаен. Әнием бүген минем дустым, кечкенәдән үзем хәтле сумкаларны күтәрешеп гәҗит өләшүләр, мәктәпкә озын-озын сочинениелар язулар хатирә булса, авылның мәдәниятен югары нокталарга күтәрү, авыл тарихын бергәләп өйрәнү — хәзерге чынбарлык. Әнинең күпкырлы шәхес булганы белән горурланам, безне дә шулай тәрбияләвенә рәхмәт әйтәм.
Аеруча икенче төрле рәхмәт сүзләрем, соклану хисләрем әти-әнине тәрбияләп үстергән, кеше иткән дәу әни белән дәү әтиләремә. Тормышның ачысын-төчесен күреп, кешелек тарихында узган төрле ачы вә төче, баллы яисә сынаулы чорларда яшәп тә кешелекле, чиста күңелле булып калып, шул сыйфатларны безгә — оныкларыгызга сеңдерә алган өчен рәхмәтем чиксез. Кешенең холкын беләсең килсә, аның нәселенә күз сал дип тиккә генә әйтми бит халык. «Нәселем үрнәк алырдай», дип горурланып әйтә алганым өчен рәхмәт сүзләре булып ирешсен әлеге язмам.
Айгөл Гатина. Казан.
Редакциядән: 2024 ел — илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә — кеше тормышында иң мөһим, иң кадерле төшенчәләрнең берсе. Без әти-әниләребезгә тормыш биргәннәре, үстереп кеше иткәннәре өчен гомеребез буе рәхмәтле булачакбыз. Гаилә елы уңаеннан газетабызда «Рәхмәт хаты» проекты дәвам итә. Бу язма — әлеге проект кысаларында килгән чираттагы Рәхмәт хаты. Кадерле укучыларыбыз! Сезне дә әлеге җылы проектка кушылырга чакырабыз. Әти-әниләрегез турында җылы сүзләрегезне, истәлек-рәхмәтләрегезне язып безгә җибәрегез. Рәхмәтләребез аларга дога булып барсын, күңелләрен җылытсын.
Хатларны new-kama@ bk.ru электрон почтасына җибәрергә, яки 8-903-319-25-74 телефонына ватсап аша юлларга була.
Фотода: Хәсибә апа балалары белән. Гатиннар гаиләсе: Әсгать, Дания, балалары Айгөл, Айдар.
ФОТО: Авторның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев