Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Рәхмәт хатым: Дөм-Дөм авылында туып-үскән Зөләйха Кадыйр кызы истәлегенә багышлана

Әнием Кадыйр кызы Зөләйха 1919 елгы иде. Әтиләре Кадыйр мулла булган, әниләре Гөлбикә исемле.

Татар Дөм-Дөме авылында туып-үскән әнием Зөләйха турындагы уйларым мине еракта калган балачагыма һәм үткән яшьлегемә алып кайтты, күңелемдә сакланган истәлекләрне искә төшерде һәм хисләр өермәсе, күңелемә генә сыймыйча, күз яшьләре булып, ике битем буенча үзләренә юл алды.

Әнием Кадыйр кызы Зөләйха 1919 елгы иде. Әтиләре Кадыйр мулла булган, әниләре Гөлбикә исемле. Алар гаиләләрендә дүрт бала үскәннәр: Ясәви, Сәүдә, Зөләйха һәм Тофакльзинан (аны Ясәви абый белән Сәүдә ападан кала башка туганнарыбыз һәм авылдашлар да Тофак кына дип атап йөрттеләр).

Әниемнең тормыш юлы бик авыр булган, билгеле. Алар беренче ире белән бик яратышып өйләнешкән булалар. Аны армиягә алгач, сугыш башлана һәм сугышның беренче көннәреннән үк хәбәрсез югала. Кызлары Әкълимә апа туган булган, озак яшәмәгән, үлгән. Ачлыктан туеп, күп кешеләр авылдан шахталы якларга чыгып киткәннәр бит. Әниемнең биемнәре дә Кизелга юл тота. Әни төп йортка кайта. Кадыйр бабай: «Өйгә кайт, ярдәм итәрсең», — дип чакыра, чөнки Ясәви абыйсы сугышка киткәч, аның хатыны Газизә җиңги дә ике кечкенә баласы белән әби-бабай янына кайтып сыена. Әни тракторда эшли. «Уты да юк иде, төнлә эшләргә дә туры килде. Трактор алдына сукыр лампа яндырып, җир сөрә идек», — дип сөйли иде. Сугыштан соң да ирен кайтыр дип көткән, әмма өметләре генә акланмый...

Әнием Зөләйханы биемнәре үз итеп өлгергән булалар һәм «үз сөягебез үзебездән артмас, безгә кил», дип чакыралар һәм ул алар янына Кизелга чыгып китә. Шахтага эшкә урнаша. «Кнопкага басып, су суыртып тора идем һәм, вакытны бушка уздырмас өчен, челтәр дә бәйли идем әле», — дип сөйләгәне истә калган. Булачак ире һәм балаларының әтисе, шулай ук авылдашы Нурулланы да ул матур, тук тормыш эзләп киткән җирендә очрата. Биемнәренең: «Яхшылап уйла, ул сиңа лаек түгел», — дип үгетләүләренә дә карамый, язмышына шулай язылган булгандыр, әти белән кавышып яши башлыйлар. Шахтада янгын чыккач, гаилә авылга кайтып китә. Ул вакытта инде иң олы бала мин — Мөзәфирә туган булганмын, ә энем Гыйльметдин белән әни авырлы була. Кызганычка, авылда аларны колач җәеп каршы алмыйлар. Әтинең әти-әнисе әнине «кеше хатыны» дип кабул итәләр (беренче ире сугыштан кайтмаган булса да), тиң күрмиләр, чөнки әнием әтидән өлкәнрәк тә була. Ә әти аны юкка сайламагандыр: әнием Зөләйха бик чибәр, матур җырлый, бии, эшкә, аш-суга оста һәм уңган иде. Әти авылда Хадиуллин Гыйлмулла абый белән тимерчелектә, ә җәй көне комбайнда эшләде, ләкин ул гаилә җанлы кеше булып чыкмый. Без, аның газиз балалары, әтиле килеш әтисез үстек (өлкәнрәк авылдашлар аны хәтерлиләр, мәрхүмнәр турында начар сөйләмиләр, урыны оҗмахта булсын). Беренче тапкыр әти гаиләдән мин беренче сыйныфта укыганда чыгып китте. Әни 30 тәңкәгә дуңгызлар карады. Чәй эчәргә өстәлдә шикәр чөгендере булды. Шикәр комын әни кечкенә калак белән чынаяк тәлинкәсенең кырыена сала, ә без, балалар, аңа ипи манчып, чәй эчә идек, аның искиткеч тәме бүген дә тел очымда саклана кебек... Итле аш бик эләкмәде, сызык салып пешерелгән кысыр аш ашадык. Дөрес, сыерлы яшәдек, ләкин аертмаган сөтне чәйгә генә салырга рөхсәт булды. Хөкүмәткә дә ит, сөт, йон, йомырка тапшырырга кирәк бит әле. Бөтен нәрсәгә норма бар. Җиргә дә артыгына утыртырга ярамады. 

Әби-бабай белән бергә яшәдек. Бабай энеләрем белән утын да кисте, печән дә чапты. Әнигә җиңелрәк булсын дип эшләп үстек, чөнки әни, мескенкәем, ашаганда да йоклап китә иде. Без әнигә биш бала, миннән соң энеләрем Гыйльметдин, Мәхәмәтдин, Рафаил һәм Хатип бар. Укудан кайткач, бозау карашырга, дуңгыз ашатырга бара идек. Энекәшләрем җәй көне дуңгыз көтүе дә, бозаулар да көттеләр (алар, армия хезмәтеннән кайткач та, бер көн дә ял итмичә эшкә чыктылар). Өй эшләре минем өстә. Әни почта ташыганда фермадан ат алып кайту минем вазифада булды. Әнием балалар бакчасында эшләгәндә малайлар идән юышырга да йөрделәр.

Мәктәптән соң мин дус кызым Гыйззәтуллина Наимә белән Чаллыга ГПТУга киттем. Аны бетергәч, бер ел эшләдем һәм өлкән энем армиягә алынгач, әнине җәлләп, авылга кайттым. Башта яшь бозаулар карадым, аннан соң сыер саварга күчтем. Гыйльметдин кайткач, яңадан шәһәргә китеп, гомер юлым Чаллыда үтте. Ирем Пётр белән гаилә корып яшәвебезгә быел май аенда 50 ел була, улыбыз, кызыбыз, ике оныгыбыз бар.

Төп йортта өлкән энем калды, әнием белән бергә яңа йорт җиткереп чыктылар. Туганнар барыбыз да кайтып, ярдәмләшеп гомер иттек. Әнием, оныклар карашып һәм йорт эшләрендә булышып, 70 яшькә кадәр яшәде. Авырлыкларга бирешмичә, сабырлыгы белән миңа үрнәк булып торган һәм балаларына әни яратуы белән бергә әти җылысы да бирергә омтылган, безне бердәм, тырыш итеп үстергән әниебез Кадыйр кызы Зөләйхага һәм шалтыратып та, килеп тә хәлемне белеп һәм аралашып яшәүләре өчен энеләрем Гыйльметдин, Мәхәмәтдин (ул да йөрәк белән арабыздан китеп барды), Рафаил һәм Хатип гаиләләренә мин бик рәхмәтле, сәламәт булсыннар, бәхетле яшәсеннәр.

Мөзәфирә Васильева. Чаллы.
Рәсимә Сибәгатуллина. Алабуга.

Редакциядән: 2024 ел — илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә — кеше тормышында иң мөһим, иң кадерле төшенчәләрнең берсе. Без әти-әниләребезгә тормыш биргәннәре, үстереп кеше иткәннәре өчен гомеребез бу рәхмәтле булачакбыз. Гаилә елы уңаеннан газетабызда «Рәхмәт хаты» проекты башланган иде. Бу язма — әлеге проект кысаларында килгән икенче Рәхмәт хаты. Кадерле укучыларыбыз! Сезне дә әлеге җылы проектка кушылырга чакырабыз. Әти-әниләрегез турында җылы сүзләрегезне, истәлек-рәхмәтләрегезне язып безгә җибәрегез. Рәхмәтләребез аларга дога булып барсын, күңелләрен җылытсын.

Хатларны new-kama@bk.ru электрон почтасына җибәрергә, яки 8-903-319-25-74 телефонына ватсап аша юлларга була.

Фотода:
Зөләйха Кадыйр кызы улы Гыйльметдин, килене Наимә, оныгы Айнур белән. 
ФОТО: Авторның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев