Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ГАЗЕТАНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА

Басма битләрдә калган еллар кайтавазы

Үткән гасырның алтмышынчы еллар ахырында газетада әдәби темаларга багышланган язмалар еш бирелгән, бу Алабугада иҗат тормышының кайнаганлыгын күрсәтеп торучы бер дәлилдер.

Даими чыгып килгән рубрикалар, мәсәлән: “Әдәби сәхифә”, “Әдәби бит”, “Әдәби почмак”, “Безнең календарь”да шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр куела, әдәбияткә кагылышлы вакыйгалар, шагыйрь һәм язучыларның тормышы турында язмалар басыла.

Үткән җомга санында урнаштырылган Сабир Сафиуллин фотосыннан күренгәнчә, арада күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан да бар. Бу фото 1958 елга карый. Ул шул елның 4 июнендә Абдулла Әхмәт һәм Әхмәт Юныс белән Алабугага килгән булган. Уналты ел төрмәдә һәм сөргендә булганнан соң, Хәсән Туфан  (1900-1981) 1956 елда Казанга кайта. Аны татарлар яшәгән һәр төбәккә чакыра башлыйлар. (Алабугада укытучылар институты  һәм“Алга” газетасы каршында эшләүче иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр әледән-әле  Татарстан Язучылар берлегеннән язучылар, шагыйрьләр белән очрашып тора). 1958 елның 8 июнь санында газетада “Язучылар белән очрашу”, 11 июнь санында “Файдалы очрашу” дигән язма бар. “Бу кичәдә актлар залында утыручылар арасында без дә, беренче курсны тәмамлап килүче рус-татар бүлеге студентлары да, бар идек. Хәзер дә күз алдымда: сәхнәдә, трибуна янында ак чәчле, озынча ак йөзле, озын гына буйлы, үзенә генә хас самими, сөйкемле елмаюы белән Хәсән Туфан басып тора”, – дип яза АДПИ галиме Наип Лаисов “Татар язучылары – Алабугада” (Алабуга, 2008 ел) исемле китабында.

Алабугада булган көннәрендә башкала кунаклары укытучылар институты, культура-агарту училищесе студентлары белән очраша, Мортта чыгыш ясыйлар һәм авыл Сабан туенда булырга өлгерәләр. Шәһәрдә очрашулар барышында Хәсән Туфан җирле иҗатчыларның газетада дөнья күргән шигырьләрен анализлый.

Шул ук елның ноябрендә Алабуга педагогия институты җитәкчелеге чакыруы буенча әдәбият галиме, тәнкыйтьче, легендар шагыйрь Муса Җәлилнең намуслы исемен илгә кайтару өчен барын да эшләгән Гази Кашшаф (1907-1975) килә. (Быел 15 апрельдә тууына 110 ел булды). Газета битләрендә аның югары уку йортында лекцияләр укуы турында мәгълүмәт бирелә, институт каршындагы әдәби түгәрәк әгъзаларының язмалары урнаштырыла.

1963 елда, Алабугада шул заман яшьләренең яраткан шагыйре, җыр текстлары авторы һәм новеллалар, очерклар язучы Мәхмүт Хөсәен (1923-1883) булып китә. Газетаның 19 сентябрь санында Мәхмүт Хөсәеннең Псәй авылында булуы турында язма бирелә.

1964 елның җәендә шәһәр мәдәният тормышында зур вакыйга күзәтелә: татар әдәбияте атналыгы уздырыла. Бирегә язучылардан Әмирхан Еники, Габдрахман Минский. Фатих Хөсни, шагыйрьләр Әхмәт Исхак, Әхмәт Юныс, Маннур Саттаров, галим, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин килә. Алабугада яшәүче әдәбият галиме һәм шагыйрь Кәрим Рәшидов (Җаманаклы), язучылар Эдуард Касыймов, Сергей Ефремов, шагыйрь Егор Уткин аларны җылы каршылый. Гомумән, каләм ияләре белән очрашулар тынып тормый.

Мондый чаралар алабугалыларны кызыксындырмый калмый, билгеле. Язучылар авылларга да йөрүләрен дәвам итә. 1965 елда “Яшәү белән үлем арасында” әсәре авторы Нәби Дәүли Морт клубында чыгыш ясый. (Бу турыда “Яңа Кама”ның 19 февраль санында языла). Партия кушуы буенча куелган таләпләр кырыс булса да, бу чорда иҗат ителгән әсәрләр әдәбият тарихында  тирән эз калдыра.

Беренче иҗат җимешләрен “Алга” газетасы битләрендә чыгарып  килгән институт студенты Индус Сирматов, китапханә техникумында укыган Сәлисә Гәрәева, Рәфкать Кәрами танылган язучы булуга ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев