Гомеренең бәхетле еллары безнең шәһәрдә үткән
Хәбибрахман Габдрахманов (Хәбра Рахман) 1930 елларда ук әдәбият белән шөгыльләнә башлый, беренче шигыре “Ялчы” дип аталган крестьян газетасында дөнья күрә. Көн кадагына язылган хикәяләре басыла. 1936 елдан аның тормышы Алабуга белән бәйләнгән.
Хәбибрахман Габдрахман улы Габдрахманов 1914 елда Татарстан АССРның Балтач районы Яңгул авылында туа. Сигез яшендә Хәбибрахман ятимлек ачысын татый. Сеңелләре һәм энесе аның кулына кала. Туганнарын туйдырыр өчен, малай авыл баена эшкә яллана. Ач үлемнән аларны балалар йорты коткарып кала. Арчада җиде сыйныфны тәмамлагач, Саба районының Курсабаш авылында укыта.
1931 елда Хәбибрахман Казанга килә. Рабфакта укый. 1936 елда ул Казан педагогия институтын тәмамлый һәм Алабуга педагогия училищесына укытырга китә. 1938-1940 елларда егет хәрби хезмәттә була. Анда чакта Халхин-Голдагы каты сугышларда катнаша, яралана. Аны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр.
Армиядән соң Алабуга педучилищесендә һәм китапханә техникумында татар теле һәм әдәбиятын укыта. 1940-41 елларда җирле партия һәм Совет хакимияте органы “Сталин юлы” газетасында мөхәррир булып эшли.
Бөек Ватан сугышы башлануга, Хәбра Рахман фронтка китә. Тормыш иптәше Сарага шигъри юллар белән солдат хатлары юллый. Калининград өлкәсе янындагы канкойгыч сугышларда авыр яралана һәм шуннан савыга алмыйча, 1942 елның 14 ноябрендә вафат була. Аны Максютиха дип аталган станция янында җирлиләр.
Хәбра Рахман Алабугада Мәскәү урамындагы 40нчы йортта яшәгән булган. 1937 елда “Чәчәк ява” исемле җыентыгы басылып чыга. Кызганыч, ул Хәбра Рахманның бердәнбер китабы булып кала. Егерме сигез яшьлек әдипнең гомерен сугыш өзә. Сугыштан соң да Хәбра Рахманның тол хатыны Сара Акчуринаның Мәскәү урамында яшәгәне билгеле.
Якты бәхет көткән иҗат
Халхин-Голда япон самурайларына каршы сугышларның тәэсире астында Хәбибрахман Рахман совет солдатларының героик көрәшенә багышлап “Сугышта” дигән очерк яза. Ул “Совет әдәбияты” журналының 1940 елгы 5-6 саннарында басыла. “Шомырт чәчәкләре” повесте тәмамланмыйча кала. Язучы Дибәҗә Каюмова аның тормышына багышлап язган повестен шуның өчен дә “Өзелгән шомырт чәчәкләре” дип атаган. (Әсәр 1997 елда басылган). Күренекле шагыйрь Сибгать Хәким Хәбра Рахман турында: “Хәбра исән булса, татар поэзиясенә күп нәрсә бирер иде”, дип язган.
Хәбра Рахманның тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмәт-истәлекләр аның туган ягында, Яңгул авылы мәктәбе музеенда тупланган.
Хәбра Рахман Такташ иҗаты белән илһамланган. 1931 елда, 30 яшендә тиф авыруыннан үлеп киткән талантлы шагыйрьгә багышлап “Шагыйрь үлеменә” дигән шигырь язган. Анда шундый юллар бар:
Ул күңеленең алсу чәчәкләрен
Миллионнарга өзеп таратты,
Ул үзенең илен һәм җырларын
Чын ярату белән яратты.
Авыр тормышта үсеп, Совет чорында якты тормыш төзү өметләре белән янган шагыйрь матур киләчәк турында хыялланган. “Чәчәк ява” шигыре үзен бәхетле хис иткән минутларда күңеленә килгәндер:
Күкрәгемә сыймас шатлыгым...
Таң нурының алсу яктысы да,
Шау-гөр килеп торган көннәр дә,
Кичен күккә төшкән кызыллык та,
Миллиард күзле матур төннәр дә —
Бары да безгә бетмәс дәрт бирәләр,
Бары да безгә матур көләләр;
Бары да безгә мәңге сүнмәс шатлык,
Якты бәхет алып киләләр.
Аның иҗаты да бәхетле булыр иде. Күпме якты әсәрләр бүләк итәр иде ул безгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев