Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ГАЗЕТАНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА

Хәтерләрдән китмәс үткәннәр

Матбугатның бүгенге хәлләре белән кызыксынып торучылар булуы куандыра. Шундыйларның берсе – редакциядә 11 ел эшләп киткән Миңнеһода апа Хафизова, безнең янга килеп йөри, киңәшләрен бирә. Тирән эчтәлекле язмаларын да алып килгәли.

– Газетаның якынлашып килә торган 100 еллыгы уңаеннан басылган язмаларны зур игътибар белән укып барам, истәлекле мизгелләр искә төшеп, күңелне кузгата, сагындыра. Сугыш елларында да нәшер ителгән газеталарыбызны чыгару ничәмә еллар башкарылып килгән  биниһая зур бинаны күрү моңсу уйлар уята – ди ул, Гассар урамындагы 4нче йортны күздә тотып.

Дубляж булып чыгып килгән “Яңа Кама”да хезмәтен Миңнеһода Сабир кызы 1975 елның июнендә башлый. Рус телендәге язмаларны татарчага тәрҗемә итүгә керешә. Тора-бара авылларга чыга, әһәмиятле мәгълүмәт җыеп, язмалар әзерли башлый. 

– Һәр һөнәрнең үз үзенчәлекләре, Сезгә эш нечкәлекләренә төшенергә кемнәр ярдәм итте?

– Мин эшли башлаган чорда ике басма Геннадий Николай улы Митягин җитәкчелегендә иде. Безнең газета мөхәррире Нурлыбанат апа Вәлиева, аның урынбасары Зирәк Хәсән кызы Садыйкова, корректор Лиза апа (Елизавета Семен кызы Морозова),  машинистка Настя апа (Анастасия Прокопий кызы Маклакова), миңа кадәр шактый тәҗрибә туплап өлгергән тәрҗемәче Роза Абдул кызы Мөбарәкшина мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Гомумән, барысы да чын осталар  булды. Хезмәттәшләр булышлыгы белән мин тиз арада язу машинкасында басарга, мәкаләләр язарга  өйрәндем. Тора-бара хәбәрчеләр хатларын татарчадан русчага да тәрҗемә итәргә туры килде. Кыскасы, газетаны кулдан җыеп чыгаруның бөтен серләренә дә төшендем кебек.

– Миңнехода апа, редакция тормышы кай ягы белән ныграк истә калды?

– Егермедән артык хезмәткәрдән торган бөтен коллектив дус, тату эшләде. Шәһәр һәм район вакыйгаларын яктырту белән бергә, җәмәгать эшләрендә үзебез дә актив катнаштык. Авылларга чыгып, кыр мәшәкатьләрендә булыштык. Атна саен “летучка”лар бик җанлы уза иде. Көтеп алган һөнәри бәйрәмебез – Матбугат көнендә, 5 майда, киенеп-ясанып Техниклар йортына тантанага барулар әле дә истә. Шулай ук бу чарага авыллардан газетаның үз хәбәрчеләре бик теләп йөрде. Шушы басманы башлап җибәрүдә тирән эз калдырган олпат зат Владимир Тимофей улы Анисимов белән дә очрашырга туры килде. Хәбра Рахман, Сергей Шишкин, Михаил Абзянов, Геннадий Митягин, Вәгыйз Вәлиев кебек күренекле журналистлар эшләгән газетага азмы-күпме хезмәтем керүе белән горурланам. Биредә эшләгән еллар минем өчен ныклы иҗади чыныгу чоры булды.

Миңнехода апа хезмәттәшләре турында җылы хатирәләр саклый:

 – Банат апа лаеклы ялга чыккач, Әнисә Шәех кызы Шагина берничә ел корректор булып эшләп алды. Зөһрә Габделхәй кызы Сәләхетдинова хатлар бүлеген алып барды. Без, бербөтен булып, һәрберебезнең тормыш хәлләрен белеп-аңлап, үзара киңәшләшеп, бер-беребезне алыштырып эшләдек, газетаны һәрвакыт тиешле сәгатендә чыгаруга ирештек.

Миңнеһода  апа Хафизова газетада бай тәҗрибә туплаганнан соң, радио-телевидениедә эшли, җаваплы хезмәтләрне бирелеп башкара. Бүген безнең эшебезне уңай бәяләп, күңелебезне үстереп тора.

– Сезгә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет телим, – ди ул.

Изге теләкләрегез өчен рәхмәт Сезгә.

Игелекле хезмәтләре зур ихтирамга лаек өлкән хезмәттәшләребез безнең белән элемтәне өзми, алар татар матбугатының бүгенгесе өчен борчылып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев