Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ГАЗЕТАНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА

Янар таулар беркөн суынса да...

Татар газетасы нинди исем белән генә чыкмасын, аның хезмәткәрләре еллар авырлыгына карамастан, һәр санына күңелен салып эшләгән.

Бөек Ватан сугышы алды елларында Алабуга типографиясендә татар газетасын җыю һәм битләргә салуны дүрт кеше башкарган: К. Польских, В. Алексеев, М. Зотова һәм А. Бересцова.

Сугыш башлануга, ир-атлар фронтка китә. Газетаның җаваплы сәркатибе Ш. Абдуллин яу кырында һәлак була. Сабир Сафа улы Сафиуллин да сугышның беренче көннәреннән алып, ахырына кадәр фашистларга каршы көрәшә.

Сугыштан соң “Сталин юлы” газетасының редакторы булып Сабир Сафиуллин  эшләгән.

Вәлиевләр       

Вәгыйз Вәли улы Вәлиев 1942 елда хәрби хезмәткә алына. Төньяк-Көнбатыш фронтта сугышларда  катнаша, командир була. Авыр яраланып, Вологда госпиталенә озатыла. Аннан соң Сталинград янында 167нче полкта көрөшә. 1943 елның июненнән 1946 елның мартына кадәр “Совет сугышчысы” исемле фронт газетасында Мостай Кәрим, Мәхмүт Максуд белән иңгә-иң торып эшли. Фронт газетасы хәрәкәттәге апмия белән бергә Румыния, Болгарияаша Австрия башкаласы Венага барып җитә.

Сугыштан икенче группа инвалиды булып кайткан Вәгыйз Вәли улы газета редактор булып  Чепьяда, Балтач районында эшли.

1962 елда аны Алабугага күчерәләр. “Яңа Кама” газетасында директор урынбасары булып Вәгыйз Вәлиев 1975 елга кадәр хезмәт куя. Шул елның 14 июнендә кинәт вафат була. Газета бай эчтәлекле, укырга кызыклы булсын өчен, бөтен вакытын, тырышлыгын кызганмый көч түккән Вәгыйз Вәли улы турында хезмәттәшләре: “Данлы хезмәт юлы һәм иҗаты белән күпләргә үрнәк булып калды”, – диләр.

1964 елда  газетага гади хезмәткәр булып урнашкан Нурлыбанат Дәүләтгәрәй кызы Вәлиева гаетада тәрҗемәче булып эшли башлый. Тормыш иптәше вафатыннан соң аның вазыйфасын башкара, һәм лаеклы ялга киткәнче, газетада редактор урынбасары була. СССР Журналистлар союзы әгъзасы, зиһенле, укымышлы булу өстенә, Банат апа шат йөзле, киң күңелле булган. Аны II дәрәҗә “Ана даны” һәм “Намуслы хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләгәннәр.

Газета үз вакытында чыга барып, заманның ельязмасына әверелгән. Аны хәрефләп җыючы, күз нурларын түгеп әзерләүчеләр генә үзләре турында язып калдырмаган. Шулай булса да, саргаеп беткән басма битләрдә  җаннарының бер өлеше калган. Һәм ул көч, дөньяда ни генә булмасын, эзсез югалмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев