Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 июльдән айлык яңа пособиеләр алу өчен гаризалар кабул ителә башлый

Ике төрле түләү булачак.

Россия Пенсия фонды 1 июльдән 8-17 яшьлек балалары булган йөкле һәм тулы булмаган гаиләләргә яңа пособие бирүгә гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фондта гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки яшәү урыны буенча Россия Пенсия фонды клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин булачак, диделәр. Яңа түләү алуга ялгыз гына бала тәрбияләүче әни яки әти кеше, шулай ук йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызлар дәгъва итә ала, дип яза «Труд».
Пособиеләр алу өчен гаилә кеременең күләме мөһим шарт булып тора. Кагыйдәләр буенча ул субъектта җан башына яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев