Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 марттан россиялеләрне нинди үзгәрешләр көтә

Алар арасында шәхси мәгълүматларга кагылышлы төзәтмәләр дә бар.

7 марттан балаларны, юл өчен түләмәгән очракта да, җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру тыелуы турындагы закон үз көченә керә, 24 февральдә закон РФ Президенты тарафыннан имзаланды һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Март аенда «Шәхси мәгълүматлар турында» канунга төзәтмәләр үз көченә керә. Яңа нормаларның, әйтик, кулланучыларның кибетләрдә, хезмәт күрсәтүләрдән файдаланганда калдырган мәгълүматларын саклавы күздә тотыла.

Март башыннан 2020 ел өчен табышлары 30 миллион сумнан арткан барлык сатучылар түләүләрне «Мир» картасы белән кабул итә башларга тиеш. Россиядә комплекслы кадастр эшләрен үткәрү өчен заказчылар исемлеге киңәйтелә. Бу, мәсәлән, бер бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәте территориясендә урнашкан төрле объектларга кагыла. Яңа кагыйдәләр 23 марттан үз көченә керәчәк.

Тагын бер яңалык — массакүләм мәгълүмат чаралары һәм чит ил агенты статусын алган гражданнар өчен җинаять җәзасы. Әгәр юридик һәм физик затлар Юстиция министрлыгы реестры өчен кирәкле мәгълүматларны тапшырмаса, аларга штраф яки ике елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев