Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 сентябрьдән россиялеләр тормышында нәрсә үзгәрәчәк

1 сентябрьдән кайбер мөһим яңалыклар үз көченә керә.

Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр
Сентябрь аенда пенсионерлар 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Гаризаны язарга кирәкми, Россия Пенсия Фонды булган мәгълүматлар буенча түләүне автомат рәвештә билгели. Акчаны сентябрь аенда күчерәчәкләр.

Бала карау буенча больничный
Сигез яшькә кадәр бала тәрбияләүче ата-аналарның больничныйлары уртача хезмәт хакының 100% ын тәшкил итәчәк, әмма агымдагы елда больничныйда булган көннең максималь бәясе 2 434 сум тәшкил итәчәк.

«Гараж амнистиясе» турында Закон
Күп санлы гаражлар күптән, кайберләре совет чорында ук төзелгән. Халык лардан файдалана, әмма алар юридик яктан рәсмиләштерелмәгән. Шуңа күрә аларны сатарга һәм мирас итеп тапшырырга ярамый иде. Хәзер бу хокукый җитешсезлек бетерелде.

«Дәүләт хезмәтләре» порталы аша штрафларга карата шикаять белдерү
1сентябрьдән машина йөртүчеләр камералар теркәгән хокук бозулар өчен ЮХИДИ штрафларына читтән торып шикаять бирә ала. Моны «Госуслуги» порталы яки суд сайты аша башкарырга мөмкин.

Дарулар сату
Даруларны хәзер челтәрсез (несетевой) даруханәләр дә сата ала. Аларны хәтта маркетплейсларда сатып алырга мөмкин булачак.

Инвалидлар өчен электрон сертификат
Инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, аларны бирү яки мөстәкыйль сатып алынган чара өчен компенсацияләүдән тыш, тагын бер — электрон сертификат та өстәлә.

Студентлар берничә квалификация ала алалар
Россия студентлары берьюлы берничә белгечлек буенча укый алачак. Тиешле закон 1 сентябрьдә үз көченә керә. Хәзер студентлар бер үк вакытта берничә квалификация алырга мөмкин, яки икенче курстан соң белем алу профилен үзгәртергә һәм башка факультетка күчәр ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X