Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

10 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлау» технологиясе буенча тавыш бирәчәк

Ягъни, алар үз тавышларын прописка буенча гына түгел, башка урында да бирә алачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, ун меңнән артык татарстанлы РФ Дәүләт Думасына «Мобиль сайлау» технологиясе буенча депутатлар сайлауда катнашу өчен документлар тапшырган, шулай итеп алар прописка буенча гына түгел, башка урында да тавыш бирә алачак. Татарстанлыларның күбесе бу мөмкинлектән Дәүләт хезмәтләре Порталы аша файдаланды, дип яза Татар-информ.

Тавыш бирүче автомат рәвештә яңа участокка беркетелә, сайлаучының теләкләре исәпкә алына.

Исегезгә төшерәбез, 17-19 сентябрьдә Дәүләт Думасына Бөтенроссия сайлаулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев