Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

11 алабугалы мәҗбүри рәвештә наркоманиядән дәваланачак

Болар - 24 тән 38 яшькә кадәрге беркайда да эшләмәүче ир-атлар.

Әфьюн бәйлелегендә торучы алабугалылар мәҗбүри дәвалану узачаклар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт наркотиклар контроле идарәсенең җирле бүлеге.
Шәһәр суды каланың әфьюн бәйлелегендә торучы 11 кешесен диагностикага җибәрде. Болар - 24 тән 38 яшькә кадәрге беркайда да эшләмәүче ир-атлар.
Белгечләр сүзләренчә, дәвалауга җибәрү бу кешеләрнең әфьюннан ни дәрәҗәдә бәйле булуын ачыкларга һәм алар өчен нәтиҗәле дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Быелның маенда Россиянең административ хокук бозулар турында Кодексына төзәтмәләр кертелүе турында әйтеп китик. Шуның нигезендә суд хәзер әфьюн куллану белән тотылганнарга мәҗбүри дәвалау узу буенча өстәмә вазифа йөкләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев