Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

11 июньнән Татарстанда кафе һәм рестораннарның җәйге верандалары эшли башлаячак

Бирегә килүчеләр өчен өстәлләр бер-берсеннән метр ярым арада урнашкан булырга тиеш.

11 июньнән Татарстанда кафе һәм рестораннарның ачык һавада урнашкан җәйге верандалары эшли башлаячак. Бүген, 6 июньдә, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» төбәк Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентылыгы хәбәр итә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, бирегә килүчеләр өчен өстәлләр бер-берсеннән метр ярым арада урнашкан булырга тиеш.
Шул ук вакытта җәмәгать туклануы бинасы суүткәргеч һәм канализация челтәрләренә тоташтырылырга тиеш, дип ассызыклана Карарда.
8 июньнән башлап, Роспотребнадзорга алдан хәбәр иткән һәм барлык рекомендацияләрне үтәгән очракта, шифаханәләр ял итүчеләрне кабул итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев