Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

12 майдан Татарстанда балалар бакчалары эшли башлаячак

Хәзерге вакытта балаларны гомуми изоляциядән соң кабул итү тәртибе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан эшләнә.

Татарстанда балалар бакчалары штат режимында 12 майдан эшли башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта балаларны гомуми изоляциядән соң кабул итү тәртибе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан эшләнә.

12 майдан аз комплектлы авыл мәктәпләрендә укучылар (20 балага кадәр) парта артына утырып, штат режимында үз мәктәпләрендә укыячаклар.

Татарстанның калган укучылары 12 майдан укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәк, дип билгеләп үтелә. 1-8нче сыйныф укучылары укуларын дистанцион форматта 23 майда, өлкән сыйныф укучылары – 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары уку елын 30 майда төгәлләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев