Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

14-22 яшьтәге россиялеләргә 3 мең сум биреләчәк

Әлеге түләүләр 1 сентябрьдән гамәлгә керә.

1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» программасы гамәлгә керә. Әлеге программа музейлар, театрлар, концерт залларын, филармония һәм китапханәләрне үз эченә алган.

"Пушкин картасы"н 14 яшьтән 22 яшьлек үсмерләргә бирәчәкләр. Россиядә бу яшь арасында 13 млн кеше исәпләнә. Картага салынган акчаларны мәдәни учреждениеләрдә генә файдаланып булачак.

2021 елның сентябрь-декабрь айларында "Пушкин картасы"на 3 мең сум акча салыначак. Икенче номинал 5 мең сум булачак.

2021 елда гына да 1 млн кеше мәдәни учреждениеләргә йөри алачак.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев