Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

14 меңнән артык алабугалы диспансерлаштыруны узачак

Өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру 13 августтан башлап яңартылды.

Быел Алабуга Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсендә, аның филиалларында һәм табиблык амбулаторияләрендә 14337 алабугалы диспансерлаштыру узарга тиеш. 
Өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру 13 августтан башлап яңартылды. Аны 18-39 яшьлек пациентларга өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән башлап ел саен узарга була. Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында үткәрелә. Ул ике этапка бүленгән. Беренчесендә анкеталаштыру, буйны, авырлыкны, бил әйләнәсен, кан басымын үлчәү үткәрелә; махсус шкала буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы исәпләнә, ЭКГ, флюорография, күз эчендәге кан басымын үлчәү үткәрелә, канга гомуми анализ ясала, шул исәптән холестерин һәм шикәргә, шулай ук гинеколог һәм терапевт консультациясе уздырыла.
Һәр тикшерүнең билгеле бер вакыты бар. Әйтик, ЭКГны ел саен ясыйлар, 35 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге кешеләрне тизәктә яшерен кан кисәкләре булу-булмауга ике елга бер тапкыр тикшерәләр, 45 яшьтән башлап ир-атлар ПСА анализын (простатспецифик антиген — мәни бизе яман шеше булу-булмауны билгели торган анализ) һәр биш ел саен тапшыра, ә хатын-кызларга 40 яшьтән башлап һәр ике ел саен маммография ясыйлар. Моны табиблар күзәтеп тора — аларда махсус таблицалар һәм инструкцияләр бар. Шулай ук диспансерлаштыруның беренче этабында онкологияне вакытында ачыклау өчен скрининг үткәрелә.
Икенче этап исә беренче этап нәтиҗәсендә ачыкланган күрсәткечләр буенча өстәмә тикшерү һәм авыруның диагнозын ачыклау максатыннан үткәрелә. Ул үз эченә түбәндәгеләрне ала:
— невролог, хирург, уролог, гинеколог, оториноларинголог, офтальмолог кебек белгечләр каравы;
— инструменталь тикшерү: брахицефаль артерияләрне комплекслы сканерлау, колоноскопия, үпкәгә компьютер томографиясе, спирометрия;
— индивидуаль яисә төркемле тирәнтен профилактик консультация бирү.
Поликлиникада диспансерлаштыруны узу өчен яшәү урыны буенча участок терапевтына яки 401 кабинетка, филиалларда һәм табиблык амбулаторияләрендә исә участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Алабуга Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең (Пролетар урамы, 36нчы йорт) эш графигы: дүшәмбе-җомга — сәгать 8.00дән 19.00гә кадәр, шимбә — сәгать 8.00дән 13.00гә кадәр; 401нче кабинет: сәгать 8.00дән сәгать 15.00гә кадәр, шимбә — сәгать 8.00дән 13.00гә кадәр.
Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең филиалларының һәм табиблык амбулаторияләренең эш графигы: дүшәмбе-җомга — сәгать 8.00дән сәгать 19.00гә кадәр, шимбә сәгать 8.00дән 13.00гә кадәр. Түбәндәге адреслар буенча:
— Алабуга шәһәре сырхауханәсенең 1нче филиалы — Хирург Нечаев урамы, 16А;
— табиблык амбулаториясе — сырхауханәнең филиалы — Алабуга шәһәре, Шәһәрлек урамы, 3;
— 1нче табиблык амбулаториясе — Максим Горький урамы, 105А;
— 2нче поликлиниканың табиблык амбулаториясе — Габдулла Тукай урамы, 8А йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев