Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2002-2010 халык санын алу вакыты арасында Алабуга районында татарлар 0,7 процентка арткан

2010 елдагы сан алудан соң шәһәр һәм район халкы 984 кешегә арткан.

2011 ел башында шәһәр һәм районда 81797 кеше булса, 2011 ел ахырына бу сан 82616 булды, дип сөйләде статистика бүлеге җитәкчесе Ольга Костюкова.

Республикада 173 милләт вәкиле яши. 2002-2010 елларда Республика халкы 7223 кешегә арткан һәм хәзер ТРда 3 миллион 786 мең 488 кеше яши. Алабуга районында шушы ук вакыт эчендә халык саны 2184 кешегә күбәйгән, үсеш 2,7 процент тәшкил итә.

Шәһәр һәм районда кеше саны буенча руслар беренче урында, икенчедә - татарлар, өченчедә - марилар, дүртенче урында чуашлар.

Алабуга дәүләт статистикасы бүлеге август аенда "АлАЗ" берләшмәсенең бизнес-үзәге административ бинасына күчте. Хәзер ул Нефтьчеләр проспекты, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефон номерлары шул ук: 7-87-57, 7-86-89, 7-53-77.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев