Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2013 ел – Шиһабетдин Мәрҗани елы

ТР Мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте.

Быел танылган дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче, педагог, көнчыгыш телләрен өйрәнүче, археолог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗани тууына 195 ел тулды.

Шиһабетдин Мәрҗани елы дин галиме мирасын һәм аның тарафдарлары белән фикердәшләре хезмәтләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, шулай ук рухи кыйммәтләрне пропагандалау максатыннан үткәрелә.

ТР Мөселманнары Диния нәзарәте төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр, китаплар нәшер итәргә планлаштыра, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев