Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2019 елда “Экология” илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында 2,5 мең гектардан артык урман торгызылган

Бер ел эчендә 1770 гектар мәйданда урманны ясалма торгызу эшләре башкарылган.

ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов әйтүенчә, узган ел Татарстанда “Экология” илкүләм проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда урманны ясалма торгызу эшләре үткәрелде, 36 гектарда катнаш урман торгызу, 542 гектарда урманнарны табигый торгызу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды”, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов.

2020 елда “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 миллион сум.

Бу акчаларга 4,8 мең гектар мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 миллионнан артык үсенте үстерү планлаштырыла.

“Татарстан Республикасында урманнарны саклау” региональ проектының төп максаты – 2024 елга карата 100процентка урманнардан файдалану һәм яңадан торгызу балансын тәэмин итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X