Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2019 елда Татарстанның балалар бакчаларына өч яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала йөри

Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур.

Татарстанда “Демография” илкүләм проекты ярдәмендә узган ел ясле төркемнәргә 3 меңнән артык бала йөри башлады, ә 2022 елга барлык 3 яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла. Ул “Демография” илкүләм проекты ярдәмендә башкарыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Быел “Демография” милли проекты кысаларында Алабугада 220 урынга исәпләнгән 40нчы санлы балалар бакчасы эшли башлады. Анда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла.

2020 елда өч яшькә кадәр булган барлык яшь татарстанлылар да балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителәчәк дип планлаштырыла.

“Хыял” балалар бакчасы 2019 елда ачылды. Ул музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, психологик бушану кабинеты белән җиһазландырылган. Бакчада рус, инглиз һәм татар телләрен өйрәтәләр.

“2022 елда балалар бакчаларында ясле төркемнәрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге барлык балаларны урыннар белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур”, – дип уртаклашты Илсур Һадиуллин.

Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, “Хыял” балалар бакчасындагы яхшы шартлар “Демография” илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тудырылган. Балалар бакчасында “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

2018 елдан Татарстанда “Демография” илкүләм проекты кысаларында 6 мең бала өчен 30 яңа балалар бакчасы төзелгән, шуларның 3 меңгә якыны ясле төркеменә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев