Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2020 елда ана капиталын миллионнан артык россияле алачак

2020 елда Россиядә 558 меңнән артык кеше – беренче, тагын 551 мең кеше икенче балага ана капиталы алачак.

"Демография" илкүләм проекты кысаларында ана капиталы түләү өчен 122 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Безнең фаразларга караганда, 2020 елда әлеге чарадан бала алып кайтырга ниятләгән гаиләләрдә беренче сабый өчен – 558 меңгә якын, икенче бала өчен 551 меңгә якын кеше файдалана алачак", - диде Голикова "Бердәм Россия" партиясенең югары советы бюросы утырышында.

Шулай ук вице-премьер быел Россиядә яшәүче 2,4 миллион кеше өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән өчен түләү рәсмиләштерә алачак, дип хәбәр итте. Моның өчен бюджеттан 159 миллиард сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев