Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2020 елда Татарстан алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исәбенә керде

Узган елда 400гә якын өлешченең хокукы торгызылган. 

Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан алданган өлешчеләргә күрсәтелгән ярдәм күләме буенча алдынгы төбәкләр исемлегенә керде. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигмәтуллин хәбәр итә. 

Республика программасы буенча 398 алданган өлешченең хокукы торгызылган, 990 миллион сумлык җиде проблемалы йорт куллануга тапшырылган. 

Моннан тыш, Нигмәтуллин әйтүенчә, Татарстанда йорт төзелешен тәмамлау өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү механизмы аеруча үтемле булып чыккан. 

Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнар хокукын яклау фонды һәр конкрет очракны анализлый һәм проблеманы хәл итүнең иң отышлы юлын тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев