Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2021 елда Татарстанда 1074 ишегалды төзекләндереләчәк

Алабугада быел 31 ишегалды яңартылачак.

«Безнең ишегалды» Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел Татарстанда 1074 ишегалды төзекләндереләчәк.

Узган елда ук төзекләндерү эшләре башкарылган Кайбыч, Чүпрәле һәм Әтнә районнарыннан тыш, программа буенча республиканың 40 район ишегаллары төзекләндереләчәк. Барыннан да күбрәк Казан, Әлмәт, Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге ишегаллары яңартылачак.

Программага кергән ишегалларының адреслары белән dvor.tatar рәсми сайтында танышырга мөмкин. 

Һәр ишегалдын төзекләндерү программасы аерым билгеләнә. Программа кысаларында йорт яны территорияләрендә ишегалды юллары, тротуарлар ремонтланачак яки төзеләчәк, урналар, утыргычлар, ут баганалары куелачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак, чүп җыю мәйданчыгы нормативларына туры китереп җиһазландырылачак. Төзекләндерүнең төп принцибы — җәяүлеләр өчен йөрү юлларын һәм ишегалды яшел каркасын саклау.

Алабугада быел 31 ишегалды төзекләндереләчәк. Алар арасында Землянухин, Разведчиклар урамнарындагы ишегаллары бар. 

Төзекләндерү схемаларын килештерү апрельдә башланачак. Эшләргә өч көн кала объектның йомгаклау схемасы белән паспорты урнаштырылачак. Схемалар шулай ук dvor.tatar сайтында урнаштырылачак.

«Безнең ишегалды» программасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда башлап җибәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев