Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2022 елда беренче балага ана капиталы 503 мең сумнан артык тәшкил итәчәк

Икенче бала өчен 161 772 сум өстәләчәк.

Киләсе елда, индексациядән соң, ана капиталы күләме беренче балага 503 мең сумнан артык һәм икенче балага 665 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сөйләде. 

«2022 елда ана капиталы күләме беренче балага 503 237 сум һәм икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк», — ди министр. 

Котяков сүзләренчә, әгәр гаилә элегрәк беренче балага ана капиталы алган булса, икенче бала өчен 161 772 сум өстәләчәк. 

2021 елның гыйнварыннан беренче бала туган өчен гаилә 483,8 мең сум, икенчесе өчен — 639,4 мең сум акча ала.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев