Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2022 елда ничек ял итәчәкбез?

Хезмәт министрлыгы тарафыннан расланган календарь ни сөйли? Ялларны күчерү проекты буенча, киләсе елда 365 календарь көннән 118 ял һәм бәйрәм көне булачак.

Киләсе елдан түрәләр шимбә һәм якшәмбегә туры килүче 1 һәм 2 гыйнвардагы ял көннәрен 3нче һәм 10ынчы майларга, ә шимбәгә туры килүче 5 марттагы ял көнен — 7 марттагы дүшәмбегә күчерергә тәкъдим итә. Әгәр проектны кабул итсәләр, 2022 елда түбәндәге көннәрдә ял итәчәкбез:
2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр;
23 февраль;
6 марттан 8 мартка кадәр;
30 апрельдән 3 майга кадәр;
7 майдан 10 майга кадәр;
11 июньнән 13 июньгә кадәр;
4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк Хезмәт министрлыгы 2022 елдагы озын Яңа ел каникуллары турында хәбәр иткән иде. Яңа ел каникуллары- 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр 10 көн дәвам итәчәк. Өстәвенә, 2022 елның 31 декабре шимбәгә туры килгәнгә ял көне булачак.
2022 елның маенда ялларны хезмәт министры шулай ук озын итәргә вәгъдә итте — беренче һәм икенче май бәйрәмнәренә дүрт ял көне.

Фото: pixabay.com

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/2022-elda-byrmnrd-nichek-yal-itbez-khezmt-ministrlygy-tarafynnan-raslangan-kalendar-ni-syli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев