Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2022 елга Татарстанда цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 70 процент булыр дип фаразлана

Республика кайбер күрсәткечләргә иртәрәк ирешергә җыена.

Татарстанда дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматта булуына 2022 елга ирешү планлаштырыла. Хәзер бу сан42,5 процент. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстанда Цифрлы икътисад илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Республикада Цифрлы икътисад илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла.

Татарстанда кайбер күрсәткечләргә билгеләнгән сроклардан иртәрәк ирешелергә мөмкин. Алда әйтелгәнчә, 2022 ел дип фаразлана. Ул моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч булуын искәртте.

Цифрлы икътисад проектының мөһим юнәлешләренең берсе цифрлы дәүләт идарәсен үстерү. Бу республикада дәүләт, муниципаль хезмәтләр өчен бердәм платформа булдыруны, дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыруны күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев