Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

21 августта җиргә куркыныч янаучы астероид якынаячак

2016 AJ193 астероидының диаметры — якынча 1,4 км. 

Аеруча куркыныч булып саналучы 2016 AJ193 астероиды 21 августта безнең планетага якынаячак. Тик, галимнәр фикеренчә, безнең планетага куркыныч янамый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

«NASA белгечләре исәпләп чыгарганча, 2016 AJ193 астероиды җиргә 21 августта 3,4 млн километрга якыная», — дип хәбәр итәләр Мәскәү планетарие матбугат хезмәтендә.

2016 AJ193 астероидының диаметры — якынча 1,4 км. 

Планетарийда аңлатуларынча, киләчәктә планетага 7,5 млн һәм аннан да кимрәк ераклыкта якынлашачак күк объектлары потенциаль куркыныч санала. 
2011 елда 100 һәм 360 метр диаметрлы ике астероид Җиргә 384 мең км арага якынлашкан иде.
Чыганак 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев