Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

28 майда 11 нче сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башлана

Быел укучыларга 14 предметтан сынау бирергә тәкъдим ителә. Алдагы еллардагыча рус теле һәм математикадан сынау бирү - мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек бирелә


28 майда 11 нче сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башлана. БДИның төп "дулкыны" 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 2012 елда һәм узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар сынау тота ала.
Быел укучыларга 14 предметтан сынау бирергә тәкъдим ителә. Алдагы еллардагыча рус теле һәм математикадан сынау бирү - мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек бирелә.
Шулай итеп, 28 майда - информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарихтан; 31 майда - рус теленнән; 4 июньдә - чит телләр, химиядән; 7 июньдә - математикадан; 13 июньдә - җәмгыять белеме, физикадан; 16 июньдә - география, рус әдәбиятынан имтиханнар куелган. 18-21 июнь көннәре резервка куелган.
Быел Рособрнадзор тарафыннан рус теле буенча иң чик балл - 36, математика буенча 24 балл дип билгеләнде.

Яңалыкларга килгәндә, быел имтихан бирүче һәр укучы БДИ тапшыруның бөтен нормалары, кагыйдәләре һәм хокуклар белән танышмын дигән документка кул куя.
Яңалыкларның тагын берсе олимпиадаларда җиңүчеләр һәм ташламаларга ия булучыларга кагыла. Алар быел конкурстан тыш бары тик бер уку йортына бер белгечлеккә генә керергә дәгъва итә ала. Ә калган 4 уку йортына алар документларын гомуми нигездә тапшырачак.
Контроль-исәпләү материалларындагы үзгәрешләргә килгәндә, алар тарих, җәмгыять белеме, химия, география, математика, биология, рус әдәбияты, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, физика, рус һәм чит тел предметларына кагыла.
"Российская газета" хәбәр иткәнчә, быел беренче тапкыр контроль-исәпләү материалларының (КИМ) саклагыч дәрәҗәсе бик нык арттырыла. Узган елларда социаль челтәрләрдә математикадан имтихан вакытында биремнәрнең чишелешләре урнаштырылу белән бәйле гаугалар бушка үтмәгән. Шунлыктан быел Рособнадзор йөкләмәсе буенча КИМнарны интернетка урнаштырырга нияте булганнарга каршы киртә булдырылган.
Хәзер бу бланклар 7 кат саклау дәрәҗәсенә ия. Кайберләрен болай гына да күреп була: биремнәр битенә аерым бер ысул белән өчпочмаклар төшерелгән. Шулай ук күзгә күренми торганнары да бар: әгәр имтихан вакытында яки аннан соң БДИ бланкы фотосы интернетта чыкса, аның нинди имтихан уздыру пунктыннан килгәнлеген саклагыч технологияләр ярдәмендә ярты сәгать эчендә әйтеп бирәчәкләр.
Быел яңалыклар технологияләрдә генә түгел, норматив документларда да чагылыш табачак. Алдагы елларда укучы бер "икеле" алган предмет буенча өстәмә көндә кабат тапшыра алса, быелгы уку елында әлеге мөмкинлек имтиханнар вакытында кагыйдәләрне бозганнар өчен бетерелә. Вузга керү өчен, бер ел көтәргә туры киләчәк. Ә кагыйдәләр мәҗбүри имтиханнарның берсен тапшырган вакытта бозылган икән, бөтенләй аттестатсыз да калырга була.

Бердәм дәүләт имтиханны тапшыруның өстәмә этабы ("икенче дулкын") 7-16 июль көннәренә билгеләнгән. Бу чорда узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, төп этапта имтихан тапшыра алмаганнар сынау тота ала. Моның өчен 5 июльгә кадәр гариза язарга кирәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: соңгы елларда өстәмә срокларда имтихан тапшыру мәсьәләсе катгыйланды. Рәсми хәбәрләргә караганда, "икенче дулкын"да беренче этапта җитди сәбәпләр аркасында имтихан бирә алмаучылар гына сынау тота ала. Өстәмә срокларда имтихан тапшырырга теләүчеләргә республиканың Дәүләт имтихан комиссиясе белән эш итәргә туры киләчәк.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев