Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

32 татарстанлы коронавирус инфекциясе йоктырган

Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның бер яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
19 кеше хастаханәләргә озатылган, 13 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 7, Чаллыда — 14, Актаныш, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Тукай районнарында — 2шәр, Алабугада бер яңа очрак ачыкланган.
19 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 22 061 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 633 кеше савыккан, узган тәүлектә — 36 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев