Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Бөтенроссия экологик диктант үткәрелде

Чарада барлыгы 366 укучы һәм 19 өлкән кеше катнашты.

15 һәм 16 ноябрьдә, Бөтенроссия экологик диктантында катнашып, экология буенча белем дәрәҗәсен тикшереп карау мөмкинлеге бар иде. Экодиктант үтү өчен мәйданчыклар бөтен ил буенча, шул исәптән Алабугада да оештырылды.
Табигатькә битараф булмаган кешеләр өчен Балалар экология-биология үзәге үз ишекләрен ачты. Аның базасында ачык оффлайн-мәйданчык оештырылган иде, биредә теләге булган 12 яшьтән өлкәнрәкләр Экодиктант биремнәрен үти алды.



16 ноябрьдә Балалар экология-биология үзәге һәм өч мәктәп укучылары (1 һәм 8нче санлы мәктәпләр, Танай урта мәктәбе) үзләренең экология буенча белем дәрәҗәсен тикшерделәр. Чарада барлыгы 366 укучы һәм 19 өлкән кеше катнашты. Катнашучыларга 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә туры килде. Экодиктант сорауларының бер өлеше — әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә гомуми билгеле фактлар нигезендә төзелгән база дәрәҗәсендәге мәсьәләләр. Сорауларның икенче өлеше образлы фикерләү, системалы логика һәм эрудиция куллануны таләп итте. Биремнәр махсус сакланылучы табигать территорияләре, калдыклар белән эш итү кагыйдәләре, табигый ресурсларны һәм биотөрлелекне саклау, урманнарда һәм сулыкларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, су ресурсларын һәм атмосфера һавасын саклау темаларына багышланды. Барлык катнашучылар да биремнәрне мөстәкыйль рәвештә үтәделәр.



— Экодиктант әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итәргә, катнашучыларга үз белемнәрен бәяләргә, халыкның төрле катламнарын ил табигатен өйрәнүгә этәрергә һәм табигатьне саклау эшчәнлеген популярлаштырырга тиеш, — дип үз фикере белән уртаклашты Балалар экология-биология үзәге директоры Асия Әхтәмова.



8нче санлы мәктәптә оффлайн-мәйданчыкта Экодиктант кысаларында икенчел чималдан эшләнгән «Әйберләрнең икенче тормышы» дигән эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, аның нәтиҗәсендә үз вакытында хезмәт иткән әйберләр икенче тормыш алды.
Экодиктант нәтиҗәләре 23 ноябрьдән соң билгеле булачак. Әлеге чарада катнашучылар — сертификатлар, ә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар алачак. 
Бер елдан соң экологик белемнәрне масштаблы тикшерү кабат үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев