Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

40 яшьтән өлкәнрәк эшләүче алабугалылар диспансерлаштыру өчен өстәмә ял алырга хокуклы

Эштә булмаган көн өчен җитәкче исеменә гариза язарга кирәк. 

2020 елның 11 августыннан РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр үз көченә керде, алар 40 яшь һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләргә диспансеризацияне узу өчен ел саен өстәмә ял итү хокукын бирә, дип хәбәр итә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы. 

Элек диспансерлаштыруны узу өчен барлык хезмәткәрләр өчен дә өч елга бер тапкыр түләнә торган ял көне каралган иде, ә пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләр ел саен ике эш көненә эштән азат ителде.

Хәзер 40 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, диспансерлаштыру өчен ел саен бер түләүле ял көненә хокуклы. 
Диспансерлаштыруны узу өчен эштән азат итү максатчан билгеләнешкә ия, шуңа күрә җитәкче, ял көне бирелгән очракта, диспансеризация узу турында белешмә бирүне таләп итә ала.

Шулай ук хезмәткәр җитәкчегә эштә булмаячак көнен алдан гариза язып кисәтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев