Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

45 яшьлек алабугалыларга ФГДС узарга тәкъдим итәләр

Диспансерлаштыру кысаларында 1976 елда туган алабугалылар фиброгастродуоденоскопияне яки ФГДСны бушлай узарга мөмкин.

Ашказаны-эчәк авырулары кешеләрдә еш очрый торган һәм аеруча киң таралган авыруларның берсе. Алабуга Үзәк район хастаханәсенең табиб-эндоскописты Илдар Мансуров бу төр тикшерүнең ни өчен мөһим булуы турында сөйләде. ФГДС күп кенә авыруларны ачыкларга ярдәм итә. Аның ярдәмендә ашказаны-эчәк авырулары, шул исәптән онкологик авырулар алдан ачыклана. Шулай ук процедура буыннар һәм йөрәккә планлы операция алдыннан уздырыла.
Түбәндәге билгеләр барлыкка килгән очракта, сәламәтлеккә аерым игътибар бирергә кирәк: ашказаны авыртуы, сару кайнау, эч күперү, аппетит булмау, кисәк ябыгу. Процедурага әзерләнү кыен түгел. Кабул итүгә кимендә ике тәүлек кала шоколад, чикләвек һәм тозлы-борычлы ризыклардан баш тартып торырга кирәк. Алкогольне шулай ук кулланмау яхшырак. ФГДС узу алдыннан соңгы тапкыр ризык алдагы көннең 18 сәгатеннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Кичке ашка җиңел эшкәртелә торган ризык әзерләү яхшы, барлык продуктлар да үзләштерелергә тиеш, чөнки процедура ач карынга уздырыла.
ФГДС кабинеты Алабуга Алабуга Үзәк район хастаханәсендә урнашкан (Нефтьчеләр проспекты, 57 йорт, яңа терапия корпусы, 2 кат, 30нчы кабинет)
Эш графигы: дүшәмбе-җомга сәгать 08.00дән 15.00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе — ял көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев