Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

6 мең 500дән артык яшь алабугалы 5 мең сум күләмендә бүләк алачак

РФ Президенты балалары булган гаиләләргә Яңа ел алдыннан шундый бүләк ясады.

6 мең 500дән артык яшь алабугалы РФ Президенты күрсәтмәсе буенча Яңа ел алдыннан 5 мең сум күләмендә бүләк алачак. Пенсия фонды беренче күчерүләрне башкарган инде.

Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары (7 яшь тулганнарын да кертеп) булган барлык гаиләләр Яңа елга 5 мең сум акча алачак.

− Бу түләүгә ата-аналар гына түгел, опекуннар да, уллыкка алучылар да дәгъва итә ала, — дип аңлатты Алабуга районында Пенсия фонды башлыгы Елена Глинская.

Шул ук вакытта ул бу түләүнең гаризасыз бирелүен билгеләп үтте. Акча күчерү элегрәк бирелгән гаризалар нигезендә (агымдагы елның яз-җәй айларында һәркайсы 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ике түләү алды) башкарылачак.

Гариза ике очракта гына кирәк булачак:

— әгәр бала бу елның 1 июленнән соң дөньяга килсә;

— әгәр ата-аналарның бүлеп бирелгән сумма килергә тиешле счет номеры үзгәрсә.

— Моны РФ Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, бик гади генә эшләргә була. Анда ике вкладка урнашкан: берсе — яңа туган балага гариза бирү, икенчесе — банк реквизитларын үзгәртү. Барысы да билгеле бер гаилә уза торган категориягә бәйле, — дип аңлатты Елена Глинская.

Гаризаны 1 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев