Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

6 меңнән артык алабугалы гриппка каршы прививка ясатты

Аларның 4,4 меңе - 18 яшькә кадәр булган балалар, дип хәбәр итәләр үзәк район хастаханәсеннән.

Бүгенге көнгә ТРның Алабуга шәһәре һәм Алабуга районында гриппка каршы 6,5 мең кеше прививка ясатты, аларның 4,4 меңе - 18 яшькә кадәр булган балалар, дип хәбәр иттеләр үзәк район хастаханәсеннән.
Табиблар әйтүенчә, вакцина белән проблемалар юк. «Совигрипп» вакцинасы барысы 7,5 мең доза кайтартылган. Медикләр сүзләренчә, бу препарат - яңа һәм ул «Гриполл плюс» вакцинасы белән охшаш.
Вакцинация беренче чиратта шулай дип аталган хәвеф-хәтәр төркеменә керүчеләргә ясалырга тиеш: болар - медицина хезмәткәрләре, хроник авырулары булган пациентлар, 60 яшьтән югары булган затлар, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт хезмәткәрләре һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев