Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга тагын бер ярдәм биреләчәк

Хәзер аларга больничный уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова бала карау буенча больничный түләүнең 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк яңа кагыйдәләре турында сөйләде. 

«1 сентябрьдән 7 яшькә кадәрге баланы карау буенча әти-әниләргә больничный түләүнең яңа тәртибе гамәлгә керә. Хәзер аларга больничный уртача хезмәт хакының 100 процент күләмендә түләнәчәк. Бу чараны «Бердәм Россия» партиясе инициативасын хуплап, Россия Президенты Владимир Путин кертергә тәкъдим итте», — диде Ольга Павлова.

Депутат аңлатканча, больничный түләү күләме хезмәт стажына бәйле, ә ата-ана булган яшь белгечләрнең стажы кечкенә. Димәк, аның сүзләренчә, ана кеше бала карау буенча больничный ала икән, гаилә керемен югалта. 

«Яңа чара 7 яшькә кадәрге бала тәрбияләнгән яшь ата-аналарга сизелерлек ярдәм булачак. Яңа кагыйдәләр эш бирүченең чыгымнарын арттырмый, чөнки больничный Социаль иминият фондыннан түләнә», — диде Ольга Павлова. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев