Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

9 — 15 августка йолдызнамә

Арысланнарга эш урынында да, өйдә дә үзегезне ничек тотуыгызга игътибар итергә кирәк.

Кучкар
Бу атнада башланган эшләр уңышлы булачак. Бөтен көчегезне яхшы ниятләргә юнәлтергә тырышыгыз. Шулай эшләгәндә, шатлыклы хәбәрләр озак көттермәс. Гаиләгезгә игътибар бирергә онытмагыз.

Үгезбозау
Күңел җылысын саклагыз. Үзара аңлашылмаучылык күңелегезне төшерсә, эш урыныгызда да каршылыклар килеп чыгуы бар. Җитди бурычлар көтә. Иҗади фикерләвегез сезгә булышыр.

Игезәкләр
Эш белән ялны чиратлаштырыгыз. Атна башында артыгын сөйләшмәгез, дөрес аңламаслар. Һөнәри яктан үсү мөмкинлеге булачак. Көтелмәгән үзгәрешләр булса, куркып калмагыз. Тырышлыгыгыз бушка китмәс.

Кысла
Бүгенге көнегез нинди генә уңышлы булмасын, киләчәкне кайгырту кирәк. Моның өчен белемне күтәрү, үз өстеңдә эшләү әһәмиятле. Акча җитми дип, хафаланмагыз. Финанслар мәсьәләсе үзгәрергә дә мөмкин.

Арыслан
Эш урынында да, өйдә дә үзегезне ничек тотуыгызга игътибар итегез. Аралашуда яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу мөһим. Ял көннәрендә сәламәтлекне ныгыту ягын карагыз.

Кыз
Соңгы вакытта кием алыштыру турында еш уйлыйсыз. Җәмәгать эшләрендә катнашу канәгатьлек бирсә дә, гаиләгез сездән игътибар көтә. Эчке дөньягызга күмелеп, дөнья вакыйгаларына битараф калмагыз. 

Үлчәү
Фикерегезне башка кешеләргә көчләп тагу кирәкмәс. Тумыштан бирелгән сәләтләрне үстерү өчен менә дигән вакыт. Дусларыгыз яисә хезмәттәшләрегезнең ярдәм соравы мөмкин. 

Чаян
Үзегез генә хаклы дип уйлап, туганнарыгыз белән ачуланышмагыз. Эш урынында җитәкчегезнең сезгә җитди эш йөкләве бар. Көндәшләр белән сак эш итү сорала.

Укчы
Көчегездән килгәннән артыгын булдырам дип йөрмәгез. Булганына шөкер итә белү дә кирәк. Бүгенге уңышларыгызга куансагыз, киләчәккә планнар кору җиңелрәк булыр.

Кәҗәмөгез
Атна башыннан ук яхшы яңалыклар күбрәк булырга охшаган. Шулай да, кемдер килеп, бөтен проблемаларны чишәр дигән сүз түгел. Һәр адымын алдан уйлап ясаган кешегә дә кыенга туры килә.

Сукояр
Барлык уңышсызлыкларыгызда башка кешеләрне гаепләргә ашыкмагыз. Җаваплылыкны үз өстегезгә алу өчен, кыюлык җитеп бетмәскә мөмкин. Оештыру сәләтен эшкә җигегез.

Балык
Эш урынын еш алыштыручыларга уйланырга вакыт. Ниятләрегез ихласмы? Шулай булса, уңыш елмаймый калмас. Гаиләсендә бәхетлеләр эштән дә тәм табар. Һәр көнегезне елмаеп каршылагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев