Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

97 яшьлек алабугалы коронавирустан прививка ясатты

Лидия Горбунова — Бөек Ватан сугышы ветераны.

Бөек Ватан сугышы ветераны Горбунова Лидия Ильинична коронавирустан прививка ясатты.

Табиб ветеранга мәҗбүри булган беренчел тикшерү үткәрде, температураны, кан басымын үлчәде. Бу процедурадан соң гына Лидия Ильиничнага Спутник V вакцинасының беренче компоненты белән прививка ясадылар.

Лидия Ильинична укол ясаганны сизми дә калды. Ул процедураның тиз һәм җиңел башкарылуына гаҗәпләнде.

-    Прививканы үземне саклау өчен ясаттым, бәлки санаторийга барырмын һәм миңа чир куркыныч булмаячак, — диде ветеран.

Лидия Ильиничнага 97 яшь. Ул Алабуганың танылган ветераннарының берсе, һөнәре буенча китапханәче. «Японияне җиңгән өчен», «Хезмәт ветераны» медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бар. Ул 1941 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлый.

Медицина хезмәткәрләре Лидия Ильиничнага сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр буенча 4 вакцинация пункты эшли, гражданнарга уңайлы булсын өчен күчмә бригадалар авыл җирлекләренә һәм шәһәр оешмаларына бара. Прививка теләге булган һәркемгә бушлай ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев