Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында беренче уку елына нәтиҗә ясалды

Мәктәп узган елда эшли башлаган иде.

Исегезгә төшерәбез, «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы узган елның 1 сентябрендә үз ишекләрен ачты. Комплекс структурасы балалар бакчалары белән хезмәттәшлек кысаларында мәктәпкәчә белем бирүне үз эченә ала. Мәктәп 1 мең 224 укучыга исәпләнгән. Хәзерге вакытта анда 977 бала укый. Барлыгы 39 сыйныф формалаштырылган.

Комплекс директоры Надир Курамшин сүзләренә караганда, 2021-2022 елларга гомуми саны 102 кеше булган дүрт беренче сыйныф тупланган.

Киләсе уку елына укучыларның гомуми саны 1 мең 79 кеше тәшкил итәчәк.
— Ел дәвамында без «Мәктәп мәгарифендә баланы үстерү коралы буларак күптелле мохит» дигән методик тема белән эшләдек. Комплекста укыту рус, татар һәм инглиз телләрен тигез өйрәнүне күздә тоткан уку планы нигезендә оештырылган, — дип сөйләде ул.

Бер уку елы эчендә укучылар остазлары белән билгеле бер уңышларга ирештеләр. Бүген барлык балалар да татар телен үзләштерә. Укучыларның 18 проценты фәннәрне чит телдә — инглиз телендә өйрәнә. Алар төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашып, беренче урыннарны ала һәм призерлар була.

Уку елы барышында бу мәктәптә Татарстанның танылган мәдәният хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрелгән. Интернациональ түгәрәкләрдә балалар дөньяның төрле почмакларында — Австралия, Америка, Канадада һәм Англиядә яшәүче татар гаиләләре белән видеоэлемтә буенча аралашкан. Алар татарча да, инглиз телендә дә сөйләшкән. Укучылар Конго, Куба һәм Сербиядән килгән чит ил студентлары белән очрашкан.
Укыту планы камилләшә бара. Киләсе елда, мәсәлән, кайбер үзгәрешләр кертү планлаштырыла: төп мәктәптә музыка укыту − инглиз теленә, алгебра һәм геометрия — рус теленә, география — 5нче сыйныфтан башлап инглиз теленә күчәчәк. Инглиз телен өйрәнүгә сәгатьләр саны дәрестән тыш эшчәнлек хисабына арта. Сүз уңаеннан, балалар аны 1нче сыйныфтан ук өйрәнә башлаячак, 2нче сыйныфтан инглиз телендә әдәби уку түгәрәгенә, 5нчедән — чит ил әдәбияты түгәрәгенә һәм инглиз театрына, ә 8-9нчы сыйныф укучыларына башка илләрдән тел вәкилләрен беркетү планлаштырыла.

«Адымнар-Алабуга» да тәрбия һәм сыйныфтан тыш эшләргә дә зур игътибар бирелә. Комплекс базасында тулы көн мәктәбе оештырылган. Дәресләрдән тыш, ул озайтылган көн төркемнәрен, бюджет нигезендәге 37 түгәрәкне һәм коммерцияле нигездә өстәмә белем бирү хезмәтләрен үз эченә ала. Киләсе уку елында музыка һәм сәнгать мәктәпләренең филиалларын, каникул көннәрендә тел лагерьларын ачу, инглиз, алман һәм төрек телләре буенча түгәрәкләр кысаларында өстәмә хезмәтләр күрсәтү турында уйлыйлар. Моннан тыш, татар телендәге түгәрәкләр, чаралар санын 20 төркемгә, инглиз телендә 24 төркемгә кадәр арттыру ниятләнә.


ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова комплексның беренче елын уңай бәяләде. Ул бөтен коллективка рәхмт белдерде. Шулай ук ул алга таба эшләү уңаеннан теләкләрен җиткерде:

— «Адымнар-Алабуга» мөгаллимнәре иң яхшы педагоглар тәҗрибәсен үзләштерә алсынга, шулай ук «Адымнар» системасының башка мәктәпләре белән хезмәттәшлек итү өчен, районның башка мәктәпләре белән бәйләнеш турында уйларга кирәк. Август аенда без Казанда «Адымнар» каршында шәһәр читендәге лагерь ачабыз, балалар анда педагог белән бергә 18 көнгә барып өч телдә аралашачак. Алабугалылар өчен дә моны ничек оештырып буласын уйларга кирәк.

Татьяна Петровна шулай ук ата-аналар белән эш рәвешләрен камилләштерергә һәм һәр чыгарылыш сыйныф укучысының шәхси траекториясенә игътибар итәргә чакырды.

Мондый белем бирү учреждениесендә укучыларга гына түгел, үз белемнәрен даими рәвештә арттырырга кирәк булган мөгаллимнәргә дә аерым таләпләр куелырга тиешлеге белән Алабуга районы башлыгы да килеште.

— Бүген, әлбәттә, полилингваль мәктәп техник үзлекләре буенча алда бара, әмма, шулай булса да, без 9, 10, 8, 6нчы мәктәпләрне тәртипкә китерәчәкбез. 4-5 ел, минемчә, безгә анда да тиешле шартлар булдыру өчен җитәрлек, — дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев