Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ак Барс Банк Казандагы фаҗигадә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең кредитларын юкка чыгарачак

Башка банклар да бу эшкә кушылырга ниятли.

Ак Барс Банк Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында балалары һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләрнең ипотекасын һәм куллану кредитларын юкка чыгарачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Ак Барс Банкның идарә рәисе Зөфәр Гәрәев республика Президентына хәзерге вакытта банкның, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең исемлеге белән чагыштырып, үзенең мәгълүматлар базасына анализ ясавы хакында хәбәр итте», — диде Лилия Галимова.
Аның сүзләренчә, башка банклар да бу эшкә кушылырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев