Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ак Барс Банк клиентларына карталарыннан алынган акчаларны кире кайтарган

Интернет һәм мобиль банк эше дә торгызылган.

Ак Барс Банк үз клиентларына карталарыннан кабат алынган акчаларын тулысынча кире кайтарган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Техник төгәлсезлекләр бетерелде һәм 7 май кичендә үк акчалар счетларга тулы күләмдә кире кайтарылды”, – дип белдерделәр банкта.

Шулай ук дистанцион хезмәт күрсәтү системалары – интернет һәм мобиль банк эше торгызылган.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк техник төгәлсезлекләр аркасында Ак Барс банкы клиентларының карталарыннан акчалар алынган, дистанцион хезмәт күрсәтү системалары эшендә дә өзеклекләр килеп чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев