Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Аксубай районында ике пенсионер ис тиюдән үлгән

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.

Кичә, 6 ноябрь көнне Аксубай районының Шомыртлы авылында 1931 һәм 1939 елгы карт һәм карчык гәүдәләре табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар икесе дә газ белән агулану нәтиҗәсендә вафат булган. Әлеге факт буенча РФ тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.
Үле пенсионерларга туганнары тап була. Көн дәвамында алар ишекләр бикле булганлыктан, хуҗаларның йортына керә алмый. Нәтиҗәдә, тәрәзәне алып керергә мәҗбүр булалар.
Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Мәетләр экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев